ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Әлеге чара Республика күләмендә узучы «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында үткәрелде. Балалар өчен «Моя родина - Татарстан» исемле тематик чара әзерләнде. Аларга халкыбызның гореф-гадәтләре, истәлекле урыннар һәм танылган шәһесләр турында сөйләнде. Соңыннан укучыларга мәдәни көндәлекләр өләшенде.

Бу чарада башлангыч  сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре,  педагог- организатор катнашты. Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. балаларга “Укучының мәдәни көндәлеге” нидән гыйбарәт, аны тутыру кагыйдәләре һәм җиңүчеләрнең нинди номанацияләрдә билгеләнәчәге турында аңлатты. “Татарстан буйлап сәяхәт” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

 

Укучыларга  “Мәдәният көндәлеге” тапшырылды  һәм  “Туган ягым –Татарстан” дип исемләнгән  тематик кичә уздырылды.

15 сентябрь көнне Үзәк авылы мәдәният йортында кече яшьтәге мәктәп укучылары белән республикада узучы “Мәдәният көндәлеге” дип исемләнгән проект  турында сүз алып бардылар

Әңгәмә барышында укучылар терроризм, экстремизм төшенчәләре, аның төрләре хакында мәгълүмат алды. Әңгәмә ахырында укучылар “Без терроризмга каршы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар

 

Шул уңайдан 15 сентябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә “ Ул кабызган утлар сүнмәс алар” дигән күргәзмэ эшли башлады.  Күргэзмэгэ  Кәрим Тинчуринның тәрҗемәи хәле, тормыш һәм иҗат юлын яктырткан мәкаләләр, замандашларының хатирәләре, әдипнең әсәрләре, аңа багышланган шигырьләр, сценарийлар урнаштырылды.

   Татар театр сәнгатен Кәрим Тинчурин исеменнән башка күз алдына да китереп булмый.  Аның  иҗат эшчәнлеге киң колачлы. Ул үзенчәлекле режиссер, артист, оста хикәяче, педагог буларак та билгеле.

2017 елның 15 нче сентябрь көнендә Теләче авылында яшәуче  тыл ветераны  Вәлиева Әклимә Хасим кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Әклимә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Теләче авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.

2017 елның 15 сентябрендә Татарстан мәктәпләрендә башлангыч  сыйныф укучылары өчен “Укучының мәдәни көндәлеге”проекты яңадан старт алды. Теләче Үзәк балалар китапханәсе Район Мәдәният йорты белән берлектә Бердәм мәдәният дәресе үткәрү максатыннан Теләче урта мәктәбендә булдылар. Анда барлыгы 257 бала катнашты.

       15 сентябрь -Татарстан варислар берлегенең туган көне. Бу  көн  уңаеннан Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта гомумбелем бирү мәктәбендә 5 сыйныф укучыларын Миннегали  Ногманов  исемендәге балалар  оешмасының варислар берлегенә кабул итү бәйрәме  үткәрелде. Тантанада барлык укучылар, аларның әйдәманнары, өлкән варислар, педагог-оештыручы, класс җитәкчеләре һ.б. катнашты. Бәйрәм шигырь һәм җырлар белән үрелеп барды. Укучылар варисларның законнарын, девизын искә төшерделәр. Тантаналы вәгъдә бирделәр. Яшь варисларга пионер-остазлары галстуклар  тактылар.   Сыйныф  җитәкчесе үзенең котлау сүзләрен тапшырды. Бәйрәм  Татарстан  варислар  берлегенең  гимны  һәм  флэшмоб белән  дәвам  итте. Шулай ук  бәйрәм  вакытында “Дружба”   район балалар  оешмасына  багышланган  видео-роликлар  күрсәтелде.  Бәйрәм ахырында   педагог-оештыручы  яшь  варисларга таныклык    тапшырды  һәм укучыларны  варис  булулары  белән  тәбрикләп  уңышлар  теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International