ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Очрашу барышында балалар туган ягыбызның табигате һәм аның көзен безгә биргән сый-нигъмәтләре белән якыннан таныштылар.Уенчылар төрле биремнәр һәм табышмаклар чиштеләр, табигать кочагында ял иткәндә үзеңне ничек тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Балаларга хәрәкәтле уеннарда да уйнарга тәкъдим ителде.

Әлеге айлык кысаларында 8 сентябрь көнне, Субаш авыл китапханәсендә  «Терроризмга каршы бергәләп!» исемле папка һәм "Нет Террору" дип исемләнгән күзәтү почмагы эшләнелде.  Һәм шушы тема кысаларында буклет, брошюралар куелды, мондый ситуация вакытында  калган очракта шалтырату өчен телефон номерлары турында мәгълүматлар бирелде.

Бу юнәлештә безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Бүген дә  шөгыльләр юл йөрү кагыйдәләренә, аларны тагын бер кат искә төшереп үтүгә, белгәннәрне ныгытуга багышланды. Килгән кунакларыбыз да бар иде, алар- ГБУ “БДД” Казан шәһәренең Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н., район мәгариф бүлегендә  мәктәпкәчә белем  һәм тәрбия бирү методисты Саетова А.Н. һәм район тәрбиячеләре. Икенче кечкенәләр төркеме балалары “Мурзикның юл йөрү кагыйдәләренә өйрәнүе”, ә зурлар төркеме балалары “Юл йөрү кагыйдәләрен белү мөһим” темасына чаралар уздырдылар.  Әлеге чараларның максаты бик җитди: балаларны юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зоналарда үз-үзеңне тоту мәдәниятен тәрбияләү. Ягафарова Г.Н. балаларга җәяүлеләрнең юлда  йөрү үзенчәлекләрен, транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тагын бер кат искә төшерде, соңыннан истәлекле бүләкләр тапшырды .

Баландыш төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Тимербаев Раил, Хайретдинов Ибрахим 9-10 сентябрь көннәрендә  уздырылган  республикакүләм “Бадминтон өметләре” ярышында катнашып 5 нче урынга лаек булдылар. Мәктәптә ел дәвамында бадминтон буенча спорт түгәрәге эшли. Анда 1 дән алып 9 нчы сыйныфка кадәр балалар бик теләп шөгыльләнәләр һәм республика кәләмендә уздырылучы ярышларда алдыгы урыннар алалар. Аларга алга таба да зур уңышлар телибез.

Шул уңайдан,  8 сентябрь көнне,  Максабаш авыл китапханәсендә  «Экстремизм - это» исеме астында китап күргәзмәсе төзелде. Китап укучыларга   төрле милләтләрнең гореф-гадәтләрен, диннәрен хөрмәт итү, дус, тату яшәү кебек темаларны чагылдырган китаплар тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International