ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Буген безнең Максабаш башлангыч мәктәбендә ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта авылыбызның шәфкать туташы Галәвиева Рәсүлә грипп һәм аңа каршы вакцина ясау турында доклад белән чыгыш ясады.

Иң элек китапханә мөдире Закирова Л. М. балаларны китап фонды белән таныштырды. Балалар биредә нинди китаплар урнашуын күрделәр. Соңыннан китапханәдән һәм китаплардан файдалану кагыйдәләре белән таныштылар. Сабыйлар КИТАПЛАРНЫҢ – кешеләр уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, «саклап тотмасак дәреслекләр дә, китаплар да елыйлар» икәненә төшенделәр. Экскурсия барышында балаларны төрле энциклопедик басмалар кызыксындырды. Балалар аларны бик кызыксынып карадылар һәм төркемдәшләре белән үзләренең уй – кичерешләре турында уртаклаштылар, хәтта арадан берсе энциклопедияне  укып карарга теләде. Экскурсия ахырында укучыларга викторина тәкъдим ителде, алар аны уңышлы башкарып чыктылар.

Әлеге малайлар һәм кызлар киләчәктә безнең чып - чын китап укучыларыбыз булырлар дип өметләнәбез.

Китапханә мөдире Хаҗипова Флера Әнвәр кызы  балаларда укуга кызыксыну уятырга, һәрбер кешенең индивидуальлеге, кабатланмаслыгы турында аңлатырга тырышты. Һәрбер кеше кечкенә чактан ук башкаларны хөрмәт итергә, ниндидер билгеләр буенча кешеләрне аерырга ярамаганлыгы турында белеп үсергә тиеш. Туган якка мәхәббәт, халык гореф-гадәтләренә кызыксыну, яшь буында туган якка патриотик мөнәсәбәт тәрбияли. Әлеге чара терроризм һәм экстремизмга каршы турыдан-туры көрәшү үк түгел, боларны алдан кисәтү, шулай ук белемнәрне күтәрү, саклык, яхшылык һәм бер-береңне аңлау хисләрен формалаштыру өчен оештырылды. Белгәнебезчә, яшь буында бу күркәм сыйфатларны тәрбияләү террор һәм экстремизмга каршы көрәшүнең иң нәтиҗәле юлы дип санала.

Чараның максаты – балаларда кешелеклелек сыйфаты булдыру, яхшылыкка өйрәтү. Китапханәче бары тик яхшы гамәлләр генә кылып яшәргә кирәклеге турында сөйләп узды. Балалар чарада бик теләп катнаштылар һәм  канәгать калдылар.

Әлеге айлыкның максаты – республикада милләтара багланышларны дөрес формалаштыру, экстремизмны булдырмау өстендә эш алып бару. Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәсендә “Экстремизм – угроза обществу» дип исемләнгән стенд ясалды.

Аларга терроризм төшенчәсе, террор акты вакытында үзеңне тоту кагыйдәләре, шикле әйберләр тапканда нишләргә кирәклеге аңлатылды, презентация күрсәтелде. Шулай ук  китапханәдә “Уяу булыйк!” дигән китап күргәзмәсе эшли.

Укучыларга  китапларның ничек барлыкка килүе һәм басылып чыгуы турында сөйләнелде, презентацияләр күрсәтелде. Китапханәгә кайткан яңа китапларга күзәтү үткәрелде.

Узган атнада Казан шәһәренең “Идел” яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы районнарының балалар оешмалары берләшмәсенең көзге утырышы булып узды. Бу сменага республикабызның лидерлары җыелды. Шушы лидер балалар арасында Олы Мишә урта мәктәбе укучысы Сахабиев Хабил дә бар иде. Смена кысаларында балалар юстиция министрлыгының бүлек мөдире Рәмзия Хәсәнова белән очраштылар, Дәүләт советында үзләренең эшчәнлекләрен күрсәттеләр. Ахыргы көнне исә балалар хокукларын яклау буенча Республика вәкиле Эльвира Сафина белән очрашу булды.

Әлеге чарада   “Миләшкәй” һәм “Алтын яфраклар” командалары көч сынаштылар. Командалар яшелчәләрдән композицяләр әзерләделәр. Бәйрәм азагында укучылар кабак бәлешеннән авыз иттеләр.Әлеге ярышта дуслык жиңде.

“ Матурлык дөньяны коткарыр”, – дип язган бөек рус язучысы Ф.М.Достоевский. Матурлыкны күрә, аны тудыра белгән кеше беркайчан да җинаять кылмас, кеше хезмәтен бәяли, хөрмәт итә белер. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Матурлык көндә кирәк!”исемле күргәзмә эшләнде. Эчке һәм тышкы матурлык буенча әңгәмә үткәрелде.“ Чисталык, пөхтәлек - сәламәтлекнең нигезе ул”.  Моны һәркем истә тотарга тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International