5 июнь көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Тукаш» хуҗалыгында үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
Үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән тәэмин ителүве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайннын документлары хәм йөртү рөхсәте тикшерелде.
6 июнь көнне Сауш авылы китапханәсендә балалар өчен «Пушкин әкиятләре» темасына әдәби кичә үткәрелде. Шулай ук А.С. Пушкин иҗатын чагылдырган китап күргәзмәсе куелды.
Ул бөек язучы, шагыйрь, драматург Александр Пушкинның туган көне уңаеннан үткәрелде. Чөнки, Пушкин яңа рус әдәбиятына нигез салучы булып санала. Күргәзмә кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучыларына исәпләнгән. Безнең максат күргәзмәдәге китаплар аша туган телгә карата кызыксыну, мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, рус теленең матурлыгы һәм бөеклеген таныту иде.
Теләкләре булган барлык кешеләр дә әлеге бәйгедә катнаштылар һәм аларның рәсемнәре китапханәдә урнаштырылды.
Китапханәче балаларга рус теленең тарихы турында сөйләде, алар белән рус теленең бөеклеге турында әңгәмә үткәрде.
Пушкин безне гомер буена озата килә. Балачакта аның тылсымлы әкиятләрен укысак, үсә төшкәч гашыйк, иза чигүче Пушкин белән танышабыз. Без үзебез дә ничек итеп Пушкин белән бергә өлкәнәйгәнебезне сизмичә дә калабыз.
6 июнь көнне, әлеге истәлекле дата уңаеннан, Айдар авыл китапханәсендә «Живая классика» исеме белән шагыйрьнең шигырь - әкиятләрен кычкырып уку оештырылды. Китапханәче А.Фаляхова бу көннең килеп чыгу тарихы һәм А.С. Пушкинның иҗатын яктырткан буклетлар белән таныштырды. “Тамчы” клубына йөрүче балалар яраткан әсәрләрен иң сәнгатьле уку буенча да ярыштылар. Чара азагында катнашучылар Пушкинның әкият геройлары турындагы сорауларга актив җавап бирделәр.
6 июнь - бөек рус язучысы А.С. Пушкинның туган көне. Шул уңайдан безнең балалар бакчасында да язучының иҗатын өйрәнүгә багышланган уеннар, әдәби укулар оештырылды. Тәрбияче апалары белән берлектә балалар "Балыкчы һәм балык турында ","Солтан хан турында " кебек әкиятләр иленә сәяхәт иттеләр. Ахырдан балалар "Балыкчы һәм балык турында" әкиятне карадылар.
6 июнь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә бөек рус шагыйре А.С.Пушкин туган көненә карата “Как вечно Пушкинское слово” исемле күргәзмә куелып, әңгәмә үткәрелде. Пушкин безне гомер буена озата килә. Балачакта аның тылсымлы әкиятләрен укысак, үсә төшкәч гашыйк, иза чигүче Пушкин белән танышабыз.
Әйләнә-тирәне саклау көннән-көн мөһимрәк була бара. Шуны истә тотып, Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче балалар белән табигатькә сәяхәт оештырдылар. Тау астындагы чишмәләрнең, инешнең тирә - юньнәрен чистартып, чишмәләрнең салкын суларыннан авыз иттеләр.
"Укучының мәдәни көндәлеге"дигән проект китапханә эшенә дә үз төзәтмәләрен кертә. Баландыш авыл китапханәсенә дә балалар актив йөри , төрле чараларда, конкурсларда катнашуны билгеләп көндәлеккә тамгалар куела.Әлеге проектта актив катнашучылар өчен аерым төркем булдырылды. Кокурста 3 нче сыйныф укучысы Чулпан Мөбәрәкшина , 4нче сыйныф укучысы Таңсылу Гыйләҗева җиңеп чыкты.Барыгызга да күбрәк укырга, никадәр Мәдәни Татарстан командасы сезне яратса шулкадәр китапны яратырга дигән теләктә калабыз.