ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2017 ел
җомга

Балалар тәрбиячеләр белән берлектә дуслык турында җырлар җырладылар,  шигырьләр сөйләделәр, соңыннан балалар  белән “дуслар белән бергә”дигән темага кисеп – ябыштыру шөгыле үткәрелде.

Күркәм очрашу җаваплыгы чикләнгән "Таң" ширкәте  ярдәме белән оешты.  Бу көнне Ямбулат мәчетенә  районыбызның баш мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт  Фәләхиев һәм Төркиядән килгән дин карендәшебез катнашты. Тәэсирле вәгазьләр белән үрелеп барган очрашу авылдашларыбыз күңелендә әле озак сакланыр.

Клуб берләшмәләренә йөрүче балалар , авылдагы сату нокталарына кереп, 18 яше тулмаган балаларга спитрлы эчемлекләр сату тыелганын язган белешмәлекләр таратып чыкканнар.

7 июнь көнне район хуҗалыклары арасында 2017 елның терлек азыгын әзерләү  өчен азык әзерләү техникаларын, туратып тарату агрегатларын хәм азык саклау  чокырларының әзерлеген тикшерү максатыннан районда конкурс булып узды.

Мы за здоровый образ жизни» исемле күргәзмә эшләнде. Күргәзмәгә сәламәт яшәү рәвешен, начар гадәтләр һәм алардан саклану чараларын пропагандалаган китаплар куелды. Әлеге китаплар үз сәламәтлегебезне сакларга һәм кадерен белергә өйрәтә.

7 июнь көнне Шәтке авылы китапханәчесе Галимуллина К.Х. Шәтке урта мәктәбендә лагерьга йөрүче балаларга “Казан- гүзәл башкалам” дип исемләнгән дәрес үткәрде. Дәрес барышында балалар Казан шәһәре, аның истәлекле урыннары турында диск карадылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Балалар шулай ук үзләренең талантларын да күрсәттеләр, яраткан шигырьләрен яттан сөйләделәр, укыган китапларының кыскача эчтәлеген сөйләделәр.

Баландыш  төп гомумбелем бирү мәктәбендә оештырылган “Кояшкай ” лагеренең икенче көнендә А.С.Пушкинның туган көне  һәм  “Рус теле көне” билгеләп үтелде. Тәрбиячеләр Гилазова Э.Р, Тимербайева Ф.М балаларга бөек рус шагыйре А.С.Пушкин турында мәгълүмат бирде. Пушкинның томышы һәм иҗаты турында презентациядә чагылдырып барылды. Пушкин әкиятләре буенча рәсем конкурсы, викторина үткәрелде.

Баландыш төп  мәктәбендә  1-5 сыйныфта укучы балалар өчен “Кояшкай” мәктәп яны лагеры эшли башлады.  21 көн буена укучылар белән төрле спорт уеннары, экскурсияләр, ярышлар, конкурслар оештырылачак. Бүген көнебез “ Әйдәгез танышабыз !” исеме астында үтте. . Укучыларга  лагерда  ял итү бик ошый.


7
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

      2017 елның 7 июнь көнне район хуҗалыклары арасында терлек азыгы әзерләү  өчен, азык әзерләү техникаларын, туратып тарату агрегатларын хәм азык саклау  чокырларын әзерлеген тикшерү максатыннан, районда конкурс булып узачак.

     Тикшерүдә Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек министрлыгының механизация хәм  игенчелек бүлегеннән, Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналар хәм  техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек  итү идарәсеннән  шулай ук, Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсеннән хәм агрофирма оешмаларыннан белгечләр катнашачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International