Бала тулы гаиләдә мәхәббәт һәм кайгыртучанлык тоеп үсәргә тиеш.1нче июнь көнне Баландыш мәдәният йортында китапханәче һәм мәдәният йорты директоры белән берлектә үткәргән "Балачакның гүзәл бер мизгеле" дигән бәйрәм кичәсендә катнашкан "Кояшкай" балалар бакчасы нәниләре һәм башлангыч сыйныф укучылары шундый якты һәм онытылмас хисләр бүләк итте.
Китапханәче Гильмутдинова Р. балалар коллективы белән берлектә "Балачак мизгелләре!" дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр. Халкыбызның милли уеннары: чүлмәк вату, аркан тартыш, кашыкка йомырка кабып йөгерү, уенчык атларга атланып йөгерү һәм башка уеннар уйнатылды. Җиңүчеләргә, катнашкан балаларга призлар һәм бүләкләр тапшырылды.
1 июнь көнне Казаклар авылы китапханәсендә шагыйрә Эльмира Шәрифуллинага 70 яшь тулу уңаеннан “Уйлы гомер - утлы шагыйрь” дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Укучылар аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.
Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз. Әлеге бәйрәм уңаеннан Айдар авыл китапханәче Алсу Фаляхова мәдәният йорты директоры Резедә Фаляхова белән берлектә “Су, һава һәм кояш - безнең белән гел юлдаш” исемле чара үткәрделәр.
Балалар төрле конкурсларда, спорт уеннарында көч сынаштылар. Чара балаларга гына түгел, ә аларның әти – әниләренә дә бик ошады, чөнки үзләредә конкурсларда бик теләп катнаштылар.
Китапханәдә барлык кешеләрнедә үзенә тартып торучы “Чудо - книжки – чудо-детям” исемле китап күргәзмәсе эшләнде.
Әлеге бәйрәмне дөньяның барлыгы 30 дан артык илендә билгеләп үтәләр. Шәтке мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен “Без уйныйбыз,без укыйбыз” дип исемләнгән табигатькә экскурсия үткәргәннәр. Балалар биредә китап укыганнар, төрле спорт уеннары уйнаганнар.
Шул уңайдан 1 июнь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Балалар –безнең киләчәгебез” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылып, андагы китапларга күзәтү ясалды. Шулай ук мәдәният йорты белән берлектә “Балачак иленә сәяхәт” исеме астында, балалар өчен төрле уеннар үткәрелде.
Ул бөек язучы, шагыйрь, драматург Александр Пушкинның туган көне уңаеннан үткәрелде. Чөнки, Пушкин яңа рус әдәбиятына нигез салучы булып санала. Күргәзмә кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучыларына исәпләнгән. Безнең максат күргәзмәдәге китаплар аша туган телгә карата кызыксыну, мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, рус теленең матурлыгы һәм бөеклеген таныту иде.