Балалар үзләренең яраткан шагыйрләренең шигырьләрен, поэмаларын, әкиятләрен сөйләделәр, кечкенәдән яраткан әкиятләре һәм башка китаплары буенча үткәрелгән викторинада катнаштылар. Ахырдан нәтиҗә чыгарылды һәм җиңүчеләр билгеле булды.
Шушы уңайдан Олы Нырсы “Кояшкай” балалар бакчасында балалар өчен Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Бу чараны мәдәният хезмәткәрләре Сафина Ф., Хасанова З.,балалар бакчасы хезмәткәрләре оештырдылар. Балалар һәр уенда актив катнаштылар. Соңыннан балаларга күчтәнәч бүләкләр өләшенде.
Шул уңайдан 1 июнь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Балалар –безнең киләчәгебез” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылып, андагы китапларга күзәтү ясалды. Шулай ук авыл клубы белән берлектә “Балачак иленә сәяхәт” исеме астында, балалар өчен төрле уеннар үткәрелде.
Шул уңайдан Олы Мәтәскә китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән балаларга “ Уйныйбыз да, җырлыйбыз да” дигән исем белән мәдәни чара үткәрделәр. Бу бәйрәмдә башлангыч сыйныф укучылары һәм ясле-бакча балалары катнаштылар. Алар белән бик күп төрле уеннар уйналды, ярышлар оештырылды. Бәйрәм күңелле үтте.
1 июнь – Бөтендөнья балаларны яклау көне уңаеннан, Баландыш мәдәният йортында рәсем ясарга яратучылар берләшмәсенә йөрүче балалар белән “Без кояш рәсеме ясыйбыз!” – дип исемләнгән рәсем ясау конкурсы булды. Рәсемнәрне балалар таш юлга акбурлар белән ясадылар. Рәсем осталарына кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.
Шул уңайдан Баландыш мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә, балалар бакчасына йөрүче нәниләр һәм башлангыч сыйныфларда укучы сәләтле балалар катнашында “Балачакның гүзәл бер мизгеле” дип исемләнгән концерт оештырылды. Балалар җырга, биюгә, нәфис сузгә осталыкларын күрсәттеләр. Аларның матур чыгышларын тамашачы кайнар алкышларга күмде. Ә без исә, талантлы яшьләребез үсүенә куанып аларның әти-әниләренә, тәрбияче апаларына рәхмәтләребезне җиткердек. Ахырдан балалар һәм әти-әниләр белән чәй эчтек.
Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл балалары белән берлектә спорт площадкада күңелле уеннар, ярышлар уздырдылар.Урам балалар авазыннан гөрләп торды.