ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

Бөек Ватан сугышының дәһшәтле көннәре елдан -ел ераклаша барса да, ул коточкыч вакыйгаларны без беркайчан да онытмыйк. Шул уңайдан Урта Мишә авылында Сугыш чоры балалары белән чәй табыны  артында “Тыныч көннәр өчен мең рәхмәт!” исемле тематик кичә үтте.

Билгесез солдат һәйкәленә һәм Советлар Союзы Герое, Ксенофонтов А. К. истәлегенә веноклар куелды. Авыл мәдәният йортында ветераннар өчен бәйрәм концерты куелды.

6 нчы  май көнне Максабаш авылында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап, тыл ветераннары  һәм сугыш чоры балалары белән очрашу  кичәсе оештырылды. Халкыбызның  кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алына.   Бу  бәйрәм  чарасын оештыруга Максабаш башлангыч мәктәп коллективы да үз өлешен кертте.

Авыл җирлеге, мәктәп коллективы, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм чарасын  ветераннар һәм тамашачыглар көчле алкышларга кумделәр.

6 нчы май көнне сугыш чоры каһарманнары, гомер көзләрендә яшәп ятучы тыл ветераннарыбыз белән очрашу булды. Очрашуга Гилазова Мәрьям апа янына укучы балалар белән бергә бардык. Ул безгә үзенең тормыш юлын, сугыш елларында күргән-кичергән авырлыклары турында сөйләде. Балаларга хәзерге тормышның кадерен белеп, бәхетле-тәүфиклы булып үсүләрен теләп, рәхмәтләр әйтеп озатып калды.

                    

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап,  батыр авылдашларыбыз истәлегенә салынган обелиск янында митинг үткәрелде. Митингта тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, авыл халкы, укытучылар коллективы,укучылар һәм  килгән кунаклар катнашты. Ветераннар,килгән кунаклар  Җиңү бәйрәменең иң кадерле бәйрәм булуын һәм бик күп корбаннар хисабына яулап алынуын тагын бер кат митингта катнашучыларның исенә төшерде. Сугыш кырларында ятып калучылар хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары да бу митингта катнаштылар.

6 нчы  май көнне Максабаш авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышлап тыл ветераннары  һәм сугыш чоры балалары белән очрашу  кичәсе оештырылды. Халкыбызның  кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алына.   Бу  бәйрәм  чарасын оештыруга Максабаш башлангыч мәктәп коллективы да үз өлешен кертте.

Еллар уза,чорлар алмашына, э анын эхэмияте хич кимими . Бу олы бэйрэм- илебез йорэгендэ ин зур шатлык, ин зур тантана.

Бәйрәмгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырулы иде. Мәктәп укучылары белән  бергә  безнең  бакча балалары  да бу тантанада катнаштылар. Бәйрәм хөрмәтенә  мәктәп балалары сугыш турында шигырьләр, җырлар-биюләр башкардылар, барлык катнашучылар да Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Безнең балалар  күмәк биюдә чыгыш ясадылар.

Безнең ил өчен бу көн сугыш кырында һәлак булганнарны һәм  Җиңү китергән әби- бабайларыбызны искә алу көне. Тарихыбызны онытмасак иде. Бәйрәм белән!!!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International