6 нчы май көнне сугыш чоры каһарманнары, гомер көзләрендә яшәп ятучы тыл ветераннарыбыз белән очрашу булды. Очрашуга Гилазова Мәрьям апа янына укучы балалар белән бергә бардык. Ул безгә үзенең тормыш юлын, сугыш елларында күргән-кичергән авырлыклары турында сөйләде. Балаларга хәзерге тормышның кадерен белеп, бәхетле-тәүфиклы булып үсүләрен теләп, рәхмәтләр әйтеп озатып калды.