Искә алыйк, оныта күрмик!

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап,  батыр авылдашларыбыз истәлегенә салынган обелиск янында митинг үткәрелде. Митингта тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, авыл халкы, укытучылар коллективы,укучылар һәм  килгән кунаклар катнашты. Ветераннар,килгән кунаклар  Җиңү бәйрәменең иң кадерле бәйрәм булуын һәм бик күп корбаннар хисабына яулап алынуын тагын бер кат митингта катнашучыларның исенә төшерде. Сугыш кырларында ятып калучылар хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары да бу митингта катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International