ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Күргәзмә 2 өлештән тора - 1нче өлеше олылар, 2 нче өлеше балалар өчен. Китап укучыларыбыз  күргәзмәдән  бик теләп файдаланалар.

Бәйгедә  китапханәчеләр дә катнашты.   Баландыш авыл китапханәчесе  Нәҗипова Миләүшә Хәбибрахман кызы "За особую творческую устремленность" дигән номинациядә җиңүче дипломына ия булды.

Укучылар 2 төркемгә (“Табигать  дуслары”, “Яшеллек сакчылары”) бүленеп  төрле биремнәрдә көч сынаштылар. Әлеге КВН укучыларда туган як табигатен ярату, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

 9 апрель  көнне Балтачта    ООО “МДСУ-1”  призына бадминтон буенча  ачык   турнир үткәрелде.   Ярышта Баландыш төп мәктәбенең  укучылары Заббаров А. һәм Шакирова А. катнашып, 2нче урынны яуладылар. Алар Грамота, медаль  һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр.   Котлыйбыз!

9-16 апрель көннәрендә мәгариф учреждениеләрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен  финанс грамоталылыгы атнасы үтә. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә атналык кысаларында мастер- класслар, сыйныф сәгатьләре үткәрү планлаштырылды. Бүген 9 сыйныф җитәкчесе Арсланова И.М.”Гаилә бюджеты» темасына мастер- класс күрсәтте.

12 апрельдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә технология укытучыларының район семинары уздырылды. Семинарны мәгариф бүлеге методисты Габдрахманова Г.Н. ачып җибәрде. Семинарның темасы: “Технология дәресләрендә профориентация эше”. Район семинары кысаларында 11 сыйныфта “Һөнәр сайлау. Проект-эзләнү этабы” дигән темага ачык дәрес күрсәтелде. Аны түгәрәк өстәл алыштырды. Семинарда катнашучылар технология укытучысы И.М. Хисмәтуллинның эшчәнлеген югары бәяләделәр.

Икенче кече яшьтәге төркем балалары физкультура залында бүген космоска сәяхәт ясадылар. Зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары исә мультимедиа презентация ярдәмендә Юрий Алексеевич Гагарин, космонавтлар, Космос, космик ракеталар турында яңа белемнәр үзләштерде. Шулай ук үз белемнәрен төрле конкурс ярышларында сынатып та карадылар.Әлеге чара балаларда зур кызыксыну уятты.

Балалар белән “Кошлар - безнең якын  дусларыбыз”- дигән танып белү сәгате үткәрелде. Балаларга кошларга оялар ясау серләрен, кошларга карата кайгыртучанлык, ярдәм итү теләге үяту, узара дуслык, татулык сыйфатларын үстерү кирәклеге  аңлатылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International