ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә күргәзмә куелды. Укучыларны галәмгә очкан беренче очучы - космонавт Юрий Гагаринның тормыш юлы һәм хезмәт батырлыгы белән таныштырып, әңгәмә үткәрелде.

Күргәзмәгә шагыйрәнең күп кенә балалар китаплары куелды, китап укучыларыбыз аның иҗаты белән һәм китаплары белән якыннанрак таныштылар.

 

Әлеге чарада Шәтке авылы китапханәчесе Галимуллина Кәүсәрия Хәйретдин кызы  да катнашты . Ул “Үзе сайлаган һөнәргә тугрылык” номинациясендә дипломга лаек  булды.

1961 елның 12 апрелендә СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты. Яз айларының уртасында Юрий Гагарин утырган “Восток” корабле галәмгә очып, 108 минуттан Җир шарын әйләнеп кайтты.

Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар шәхесне искә алмаган кеше юктыр. Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде.  Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбендә  “Космик класс сәгате”  үткәрелде. Укучылар шулай ук  “Гагарин белән 108 минут” исемле акциядэ катнаштылар.

Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә, галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар шәхес Юрий Гагаринны искә алып, әңгәмә үткәрелде. Космоска очуга ул бар көчен, бөтен вакытын биреп бик нык хәзерләнә. Аның эзе Җирдә дә, галәмдә дә мәңгегә калды.

2017 елның 11 апрелендә «Батыр» спорткомплексында һәм Теләче мәктәбе спортзалында «Теләче» балалар спорт мәктәбе волейбол буенча 2003 елгы  һәм аннан да яшьрәк яшүсмер егет һәм кызлар арасында район беренчелеген үткәрде.

Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары катнашында “Йолдызларга юл” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.  Укучылар космоска беренче тапкыр  дүртаяклы дусларыбызның сәяхәт кылуын, беренче очучы-космонавт Ю.А.Гагарин язмышы, аның галәмгә  тәүге очуы булуын белделәр. Титов, Попович, Терешкова кебек космонавтлар  белән таныштылар, презентация карадылар. Космонавт булу өчен ныклы сәламәтлек, чыдамлык, куркыныч ситуацияләрдә югалып калмый торган акыл кирәклеге турында мәгълүмат алдылар.

Китап укучылар хозурына Н.А. Мельниковның «Космопроходцы»,   «Загадки звездных островов»,  В. Дорофееваның «Сто лет восхождения», С. В. Звереваның  «В мире солнечного света», «Стратегия освоения» һәм башка китаплар тәкъдим ителде. Бу көнне китапханәгә килгән китап укучылар, бу китапларны кызыксынып карадылар һәм танышу өчен өйләренә алдылар.


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 12 апреле көнне Башкарма комитетының актлар залында район Башлыгы И.Ф.Зарипов җитәкчелегендә, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов, ветеринария берләшмәсе җитәкчесе И.Р.Нуруллин, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, баш бухгалтерлары, баш экономистлары, зооветбелгечлэре катнашында 2017 елның 1 кварталында терлекчелек тармагы эшчэнлегенә анализ ясалды, киләчәккә планнар каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International