Космонавтика көне

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

1961 елның 12 апрелендә СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты. Яз айларының уртасында Юрий Гагарин утырган “Восток” корабле галәмгә очып, 108 минуттан Җир шарын әйләнеп кайтты.

Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар шәхесне искә алмаган кеше юктыр. Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде.  Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбендә  “Космик класс сәгате”  үткәрелде. Укучылар шулай ук  “Гагарин белән 108 минут” исемле акциядэ катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International