Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары катнашында “Йолдызларга юл” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Укучылар космоска беренче тапкыр дүртаяклы дусларыбызның сәяхәт кылуын, беренче очучы-космонавт Ю.А.Гагарин язмышы, аның галәмгә тәүге очуы булуын белделәр. Титов, Попович, Терешкова кебек космонавтлар белән таныштылар, презентация карадылар. Космонавт булу өчен ныклы сәламәтлек, чыдамлык, куркыныч ситуацияләрдә югалып калмый торган акыл кирәклеге турында мәгълүмат алдылар.