ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

5 апрельдән республикабызда  “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы”  конкурсы страт алды.  11 апрель көнне, безнең балалар бакчасына бәя бирү максатыннан, конкурс комиссиясе булып китте.  Комиссиянең максаты: балалар бакчасы эшчәнлегендә УМКның чагылышы; балалар бакчасының белем һәм тәрбия белем бирү программасында  милли компонентның чагылышы; ике дәүләт теленә өйрәтүдә әти-әниләр белән эшчәнлекне оештыру. Тәрбияче  тарафыннан  “Татарча сөйләшәбез” һәм “Туган  телдә сөйләшәбез”  УМКлары буенча  шөгыль күрсәтелде. Шөгыль барышында  балаларның  материалны ни дәрәҗәдә  белүләре тикшерелде. Педагогларның укыту- методик комплектларының эчтәлеген белү һәм бу өлкәдә эшчәнлек дәрәҗәсе каралды.

Укучыларны спорт ярышлары белән кызыксындыру, сәламәт яшәү рәвешен киң җәелдерү, ныклы коллектив туплау һәм дуслык хисләре тәрбияләү,  ГТО нормаларын үтәүдә физик хәзерлекләрен күтәрү, мәктәпнең көчле командасын булдыру максатыннан  Нырсы урта мәктәбендә  “Кече Олимпия уеннары”  үтәчәк . Бу ярышка Олы Мишә мәктәбенең  башлангыч сыйныф укучылары катнашачак. Бүгенге көндә алар шушы чарага әзерләнәләр.

Анда яшьләре чикләнмәгән мәктәп укучылары катнашты. Алар рәсемнәрдә безнең якка кайтып бала чыгарган  кошларны сүрәтләделәр. Аңа кадәр, 31 март  көнне  сыерчыклар кайтуына  яңа оялар ясап элгәннәр иде.

Менә көтеп алган яз җитте, җылы яктан кунакка кошлар кайтты. Безнең балалар бакчасы  кошлар кайту уңаеннан “иң матур оя” исемле конкурс оештырды. Оста куллы этиләребез бик шатланып эшкә керештеләр, һәм тиз арада ул һәм кызларның булышлыклары белән берсеннән-берсе матур сыерчык оялары ясап алып килделәр. Ояларга нәтиҗә ясыйсы гына калды.

Тәрбияче балаларның сөйләм телен үстерү буенча төрле  күнекмәләр куллана. Бүген режим моментында  балалар «Шалкан» әкиятен  рольләргә бүлеп  уйнадылар. Әкиятләр уйнаганда балалар яңа сүзләрне өйрәнәләр,  хәтердә калдыралар. Алар бер-берсе белән иркен аралаша, дуслык-татулык мөнәсәбәтләре ныгый.

11нче апрель көнне Теләче 2нче балалар бакчасында, балалар арасында юл һәлакәтләрен кисәтү, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан, дәүләт бюджет учреждениесенең Саба бүлеге җитәкчесе Закиров Д.Р.  катнашында ачык чаралар булып үтте. Юсупова Г.Ф. икенче нәниләр төркеме балалары белән  “Транспорт төрләре”  темасына ачык шөгыль, ә зурлар төркеме балалары белән Закирова А.Х. КВН үткәрде. Ачык чараларны караганнан соң, Закиров Д.Р. балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча практик әңгәмә үткәрде, мультфильмнар күрсәтте һәм балаларга бүләкләр өләште.


11
апрель, 2017 ел
сишәмбе

6 апрель көнне Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары Нигматзянова Ландыш Илсур кызы, Касимова Ләйлә Әхәт кызы, Галимзянова Фәния Габделхак кызы, Заһидуллина Роза Тимерхан кызы, Баширова Нурия Илдус кызы, Валиева Альбина Дамир кызы,  Сахабиева Люция Заһит кызы һәм методист Гараева Рушания Ринат кызы Казан шәһәренең Культура институтында “Регионыбызда сәнгать-  укыту процессын бердәм итеп формалаштыру” исеме астында узган, түгәрәк өстәлдә катнашып кайттылар .

4 апрель көнне өстәмә белем бирү педагоглары Баева Зилә Рафаил кызы һәм Шаипова Раъно Исам кызы “Укучыларны тәрбияләүнең сәнгать юнәлешндәге түгәрәкләрендә яңа педагогик технологияләр” дип исемләнгән Республика күләм эшлекле семинарда булып кайттылар. 

Бәйрәм барышында балалар «Карга» белән берлектә татар халкының уеннарын, җырыларын башкардылар, табышмак, сынамышларын искә төшерделәр; язның беренче хәбәрчеләре- кара каргаларны каршыладылар. Бәйрәм азагында барлык төркем балалары тәмле “карга боткасы”  белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International