8 нче апрель көнне, халкыбызның милли бәйрәмнәренә, әйләнә-тирә табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Теләче 3нче балалар бакчасында иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе “Карга боткасы” уздырылды.

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

Бәйрәм барышында балалар «Карга» белән берлектә татар халкының уеннарын, җырыларын башкардылар, табышмак, сынамышларын искә төшерделәр; язның беренче хәбәрчеләре- кара каргаларны каршыладылар. Бәйрәм азагында барлык төркем балалары тәмле “карга боткасы”  белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International