ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә Космонавтика көненә багышланган класс сәгатьләре үтте. Укучылар беренче очучы-космонавт Ю.А.Гагарин язмышы һәм аның космоска тәүге очуы белән таныштылар, презентация һәм видеороликлар карадылар.

8-9 апрель  көннәрендә Аксубайда   Бадминтон буенча  “Татарстан өметләре” исемле ярыш булып узды. Бу ярышта  Баландыш төп мәктәбенең  укучылары да катнашты.    2006-2007нче елгы кызлар арасында  3нче сыйныф укучысы Мубаракшина Ч. 5нче урынны яулады һәм Диплом белән бүләкләнде.   Тренерлары- Заббаров А.Ф.  Яшь бадминтонистларга  алдагы этапта да уңышлар телибез!   

9 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә Йолдыз Шәрәпованың 55 яшьлегенә багышлап төзелгән "Шагыйрә бишегенә сәяхәт" исемле күргәзмәгә аның иҗатын яраткан балалар белән бергәләп сәяхәт кылдык. Укучыларыбыз аның йөгерек тел белән язылган шигырьләрен кычкырып укыдылар. Үзара фикер алыштылар.

Киңәшмәдә  мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов чыгыш ясады.  Киңәшмәдә  I  кварталга нәтиҗәләр ясалды. Район методисты Зульфия Ибрагимова хокук бозуларны кисәтү буенча уздырылган тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды.

  Шулай ук киңәшмәдә район мәдәният йорты директоры Ф.М. Нагимова, район китапханэсе методисты Р.В. Фасхиева, балалар китапханәсе мөдире Л.М. Закировалар чыгыш ясады.

  

Бәйгедә Айдар,Лесной,Әбде мәдәният йортлары директорлары, Шәдке, Баландыш, Олы Мишә авыл китапханәчеләре катнашты.

  Бәйге формасында узган тамашаны берсеннән-берсе матур концерт номерлары тулыландырды.

Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә  “Сәламәт кеше-табигатьнең иң кыйммәтле җимеше” дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Күргәзмәдә сәламәтлекне саклау һәм ныгыту юлларын, сәламәт яшәү рәвешен яктырткан китап-журналлар: белешмәлекләр, сәламәтлек көненә багышланган чаралар үткәрү өчен кирәкле булган сценарийлар урнаштырылды.

7 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәповага 55 яшь тулу уңаеннан “Хыялый галәм йолдызы” дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Күргәзмәдә “Каен алмасы”, Җавапсыз сорау”, “Колаклы коймаклар”, “Шигырьле чәй” дигән китаплар урын алды. Балалар шагыйрәнең тормыш юлы һәм шигырьләре белән таныша алалар.

Сәламәтлек – кеше тормышында иң зур байлык, шуңа күрә аны саклау һәм ныгыту һәр кешенең бурычы булып тора. Шул уңайдан Урта Мишә авыл  китапханәсендә “Саулык – зур байлык” дигән күргәзмә куелды. Әлеге күргәзмәдә сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвешен алып бару, дөрес туклану серләренә төшенү турындагы китаплар урын алды. Кызыксынучылар китапларны укырга алдылар.

Әлеге мероприятиядә Айдар мәдәният йорты каршында эшләүче коллективларның чыгышы күрсәтелде һәм Айдар мәдәният йорты 2016 елның эш күрсәткечләренә I дәрәҗә Диплом һәм күчмә Мактаулы Вымпел белән  бүләкләнде. Шулай ук Айдар мәдәният йорты директоры Фаляхова Резедә Габделхәким кызына әлеге конкурста  катнашып "Иҗади эзләнүләр" исеме астында  Диплом тапшырылды. Районыбыз башлыгы И.Ф.Зарипов тарафыннан Рәхмәт хаты, акчалата бүләкләр бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International