Киңәшмәдә мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов чыгыш ясады. Киңәшмәдә I кварталга нәтиҗәләр ясалды. Район методисты Зульфия Ибрагимова хокук бозуларны кисәтү буенча уздырылган тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды.
Шулай ук киңәшмәдә район мәдәният йорты директоры Ф.М. Нагимова, район китапханэсе методисты Р.В. Фасхиева, балалар китапханәсе мөдире Л.М. Закировалар чыгыш ясады.