Сәламәтлек – кеше тормышында иң зур байлык, шуңа күрә аны саклау һәм ныгыту һәр кешенең бурычы булып тора. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Саулык – зур байлык” дигән күргәзмә куелды. Әлеге күргәзмәдә сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвешен алып бару, дөрес туклану серләренә төшенү турындагы китаплар урын алды. Кызыксынучылар китапларны укырга алдылар.