6 апрель көнне Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары Нигматзянова Ландыш Илсур кызы, Касимова Ләйлә Әхәт кызы, Галимзянова Фәния Габделхак кызы, Заһидуллина Роза Тимерхан кызы, Баширова Нурия Илдус кызы, Валиева Альбина Дамир кызы, Сахабиева Люция Заһит кызы һәм методист Гараева Рушания Ринат кызы Казан шәһәренең Культура институтында “Регионыбызда сәнгать- укыту процессын бердәм итеп формалаштыру” исеме астында узган, түгәрәк өстәлдә катнашып кайттылар .