Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

11нче апрель көнне Теләче 2нче балалар бакчасында, балалар арасында юл һәлакәтләрен кисәтү, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан, дәүләт бюджет учреждениесенең Саба бүлеге җитәкчесе Закиров Д.Р.  катнашында ачык чаралар булып үтте. Юсупова Г.Ф. икенче нәниләр төркеме балалары белән  “Транспорт төрләре”  темасына ачык шөгыль, ә зурлар төркеме балалары белән Закирова А.Х. КВН үткәрде. Ачык чараларны караганнан соң, Закиров Д.Р. балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча практик әңгәмә үткәрде, мультфильмнар күрсәтте һәм балаларга бүләкләр өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International