Менә көтеп алган яз җитте, җылы яктан кунакка кошлар кайтты. Безнең балалар бакчасы кошлар кайту уңаеннан “иң матур оя” исемле конкурс оештырды. Оста куллы этиләребез бик шатланып эшкә керештеләр, һәм тиз арада ул һәм кызларның булышлыклары белән берсеннән-берсе матур сыерчык оялары ясап алып килделәр. Ояларга нәтиҗә ясыйсы гына калды.