5 апрельдән республикабызда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” конкурсы страт алды. 11 апрель көнне, безнең балалар бакчасына бәя бирү максатыннан, конкурс комиссиясе булып китте. Комиссиянең максаты: балалар бакчасы эшчәнлегендә УМКның чагылышы; балалар бакчасының белем һәм тәрбия белем бирү программасында милли компонентның чагылышы; ике дәүләт теленә өйрәтүдә әти-әниләр белән эшчәнлекне оештыру. Тәрбияче тарафыннан “Татарча сөйләшәбез” һәм “Туган телдә сөйләшәбез” УМКлары буенча шөгыль күрсәтелде. Шөгыль барышында балаларның материалны ни дәрәҗәдә белүләре тикшерелде. Педагогларның укыту- методик комплектларының эчтәлеген белү һәм бу өлкәдә эшчәнлек дәрәҗәсе каралды.