15 марта в Большенырсинском сельском доме культуре прошло мероприятие под названием “ Нырсы -1000 еллык тарихлы авыл”,а также прошла презентацие книги история села Большие Нырсы. Автор книги односельчанка Гильмутдинова Н.Х. На этот вечер были приглашены гости и жители села.Вечер прошел концертными номерами,а также видиоклипом. Поситители и гости этого вечера остались довальными.
17 март к өнне Айдар авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә яшүсмерләрнең сәламәтлегенә тәмәке, алкогол ь һәм наркотик матдәләрнең йогынтысы турында, « Бирешерә ярамый! » дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Мәгълүмати сәгать барышында “Кеше организмына наркотикларның тәэсире”, “Ни өчен яшүсмерләр үзләренә нәрсә янаганын белеп, наркотик матдәләр куллана башлыйлар?” кебек сорауларга җаваплар тыңланды, әлеге теманы яктырткан презентация күрсәтелде.
24 март көнне Теләче җирлекара китапханәсендә Халыкара театрлар көне уңаеннан «Яшәтә дә сәхнә, яшәртә дә» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады.
Алан урта мәктәбе укучылары тимурчылык эшендә даими катнашып киләләр. 10 нчы сыйныф укучылары Балыклы авылыннан үзләренә беркетелгән Галиева Розалия апага чираттагы ярдәм рейды ясадылар. Алар аның хәлен белделәр, ишек алдын, капка төбен боздан арындырдылар. Язгы су басуны булдырмас өчен канау казыдылар. Үзләренең эшләреннән һәркем канәгать калды.
Чөнки тиздән безнең якларга канатлы дусларыбыз кайтачак. Тәрбияче балаларга кошларның кайтуларына сыерчык оялары ясарга, аларны сакларга кирәклекне аңлата. Туган якларына яңадан әйләнеп кайткач, кошларның сөенешеп, бер-берсен уздырып сайраган тавышлары да күңелгә рәхәтлек, яшәү көче бирә.
Шулай ук балалар “Син кошларны беләсеңме?” исемле викторина сорауларына җаваплар бирделәр.
2016 елның 24 нче март көнендә Теләче авылында яшәуче тыл ветераны Юнусова Вәрәкия Багаутдин кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Вәрәкия апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды.
Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.
Китапханәдә бу көнгә карата китап күргәзмәсе эшләнде. Китап укучылар тарафына С. Есенинның, И. Бунинның, А. Пушкинның, Н.Рубцовның, Н. Некрасовның, А. Плещеевның, А. Фетның, Ф. Тютчевның табигать турында шигырь һәм хикәя китаплары тәкъдим ителде. Шулай ук укучылар белән Россия табигате, экология проблемалары темаларына сүз алып барылды.
Бу экологик дәреснең мәгънәсе дә шунда ки, табигатьне саклар өчен иң мөһиме нәрсә эшләргә соң? Беренчедән, шуны аңларга кирәк, безнең арадан һәрберебез табигатьнең һәр хәзинәсе өчен җавап бирергә тиешбез. Шуның өчен дә бик каты законнар кирәк дип уйлыйм. Икенчедән, кеше балачагыннан ук үзендә табигатькә сак караш тәрбияләргә тиеш. Өченчедән, табигатькә һәм кешегә зыян китерми торган техника һәм технологияләр эшләнергә тиеш. Шуңа күрә дә табигать белән аның байлыкларын арттырып, берлектә яшәргә кирәк.