23 март көнне Сауш авылы китапханәсендә “Безнең канатлы дусларыбыз” темасына рәсем конкурсы оештырылды. Шулай ук балалар “Син кошларны беләсеңме?” исемле викторина сорауларына җаваплар бирделәр.
Бик борынгы заманнардан ук су иң кадерле һәм иң файдалы эчемлекләрдән саналган. Су – яшәү чыганагы. Кеше өчен дә, үсемлек, хайваннар, балыклар, кош-кортлар өчен дә, гомумән, бөтен тереклек өчен дә. Су белән бәйле булган экологик проблемаларны ачыклау, кеше тормышында суның әһәмияте, аны саклау ысуллары буенча, Урта Мишә авыл китапханәсендә “Су – яшәү чыганагы” дип исемләнгән темага әңгәмә үткәрелде.
Бу чарага шигърият сөючеләр җыелды. Авылда шигырь язучылар шактый күп. Чара барышында алар үзләре язган шигырьләрне сөйләделәр. Гаҗәп дулкынландыргыч һәм назлы итеп Габдулла Тукай, Фанис Яруллин һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләре укылды.
21 март – Халыкара шигърият көне. Шул уңайдан, әдәбиятка, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 21 март көнне Айдар авыл китапханәсендә "Шигырьләр түшәлгән сукмакта" исемле позия сәгате уздырылды. Китапханәче укучыларны шагыйрьләрнең төрле елларда басылып чыккан шигъри әсәрләре белән танышырды, шигъриятнең бөек көче, шагыйрь турында, шигырь турында күпме сөйләсәң дә, шигырьнең үзеннән көчлерәк итеп әйтеп булмыйдыр дигән мәгълүматлар җиткерде. “Шигърият бакчасында» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
18 март көнне Иске Җөри мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә Иске Җөри авылы китапханәсенә экскурциягә килделәр. Китапханәче Гильмутдинова Р. балаларны китапханә тарихы, китап фонды белән таныштырды, китапка сакчыл караш кебек төшенчәләрне аӊлатты. Балалар төрле формадагы китапларны, китапханә алдыра торган балалар журналларын бик яратып карадылар, үзләренә ошаган китапларны сайлап алдылар.
21 март көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Халыкара кошлар көне якынлашу уңаеннан “Кошлар –безнең дусларыбыз”дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар кошлар турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар белән таныша алалар.
Шармыш авыл китапханәсендә табигатьне пычранулардан саклау темасына багышланган «Жизнь планеты в твоих руках» исемле конкурс игълан ителгән иде. Конкурс балаларда зур кызыксыну уятты. Ясалган рәсемнәр бик матур килеп чыкты.
21 март көнне Сауш авылы мәдәният йорты каршында авыл халкы өчен «Нәурүз» бәйрәме үткәрелде. Өлкәннәр һәм балалар өчен төрле кызыклы уеннар, концерт номерлары оештырылды. Бәйрәм ахырында килгән кунакларга уха пешерелде, коймак белән чәй бирелде. Ял кичәсе бик күңелле үтте.
19 март көнне Айдар мәдәният йортында укучылар һәм шәһәрдән кайтан балалар өчен язгы каникул чорын файдалы ял итү максатыннан «Җитезләр, көчлеләр,осталар!» дип исемләнгән күңелле стартлар бәйгесе үтте. Ярышта 10 кешедән торган 2 команда көч сынашты. Командының исемннәрен егет-кызлар үзләре сайлады. Бер шиксез, спортта яхшы нәтиҗәләр күрсәткән малайлар-кызлар бу көнне дә сынатмадылар. Бердәм һәм матур уен күрсәттеләр. Бәйгедән соң барсыда тәмле призлар белән бүләкләнделәр.