ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2017 ел
дүшәмбе

Бу көнне китапханәгә чакырылучылар әсәрләрдән сөйләм теле буенча әйтемнәр, мәкальләр искә төшерделәр. Шулай ук китапханәдә «Чистая речь черпается из произведений» исеме астында китап күргәзмәсе эшләнде. Әлеге чарада 15 кеше катнашты.

Экскурсиянең максаты мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Китапханәче Гильмутдинова Р.Ш. балаларны китапханә, китаплар белән таныштырды.  Аларга китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләде.  
Балалар  китапларны, китапханәгә килә торган балалар журналларын бик яратып карадылар. “Мин әкият яратам”,"Алмагач дәресе” китапларына  күзәтүләр ясалды.

24 мартта Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышы үткәрелде.Әлеге җыелышта фельдшер Гомәрова Р. катнашты. Үз чыгышында ул ата-аналарны туберкулёз авыруының тарихы, таралу үзенчәлекләре, профилактик чаралар белән таныштырды. Җыелышка “Туберкулёзны кисәтү чаралары” дигән көн тәртибе юкка гына кертелмәде. Белгәнебезчә, 24 март – Халыкара туберкулёзга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.  Җыелыш ахырында авыл фельдшеры ата-аналарга балаларның сәламәтлеген ныгыту буенча җитди киңәшләрен бирде.

Беренчелектә район мәктәпләреннән җыелма командалар катнашты. Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1 урын: Теләче урта мәктәбе

2 урын: Узәк урта мәктәбе

3 урын: Сауш төп мәктәбе

Җиңүчеләр диплом, медаль һәм бүләкләр белән бүләкләнде. Ярышларның иганәчесе – Габдрахманов Марсел Малик улы.

24 март көнне  Халыкара театр көне уңаеннан Теләче Үзәк китапханәсендә "Яшәтә дә сәхнә, яшәртә дә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәгә театр тормышында танылган кешеләр, аларның тормыш юллары һәм кызыклы вакыйгалары турында мәгълүматлар куелды.

Урман яшәү чыганагы, җир яме, табигатьнең иң матур бизәкләренең берсе. Ул матди байлык, саулык чыганагы. 23 март көнне, экология елы уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә “Тамчы” берләшмәсенә йөрүче балалар катнашында «Шауласыннар яшел урманнар!»  дип исемләнгән танып-белү сәгате уздырылды. Чарада катнашучылар урманның гаҗәеп зур байлык булуын, аны саклау һәрберебезнең изге бурычы икәнлегенә тагын бер кат төшенделәр һәм кул эшләнмәләреннән үзләренең кечкенә урманнарын булдырдылар.

Аның беренче көне Теләче балалар китапханәсендә, урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Вода в нашей жизни» дигән презентация күрсәтү белән башланып китте. Безнең китапханә шушы вакыт аралыгында төп игътибарны экология, сәламәтлек һәм уку культурасы кебек проблемаларга юнәлтергә тырыша.

Презентация ярдәмендә без балаларга тормышта суның роле, аның каян килүе һәм суны ничек әрәм итмәскә икәнен аңлатырга тырыштык. Биредә балалар суның биологик мәгънәсе һәм кеше сәламәтлегенә йогынтысы турында белделәр. Ахырдан бергәләп слайдта күрсәтелгән сорауларга җавап бирделәр һәм мультфильм карадылар.

Безнең бакчада тәрбияләнүче балалар табигать белән  кызыксыналар. Алар үсемлекләрне, хайваннарны бик яраталар. Без балалар белән үсемлекләр доньясын  табигать почмагында күзәтәбез.  Балалар бик тырышып помидор,чәчәк үсентеләрен тәрбиялиләр,алар бу хезмәтне бик яратып башкаралар.

24-30 мартта китапханәләрдә балалар китабы атналыгы үтә. Аның беренче көне Теләче балалар китапханәсендә, урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Вода в нашей жизни» дигән презентация күрсәтү белән башланып китте. Безнең китапханә шушы вакыт аралыгында төп игътибарны экология, сәламәтлек һәм уку культурасы кебек проблемаларга юнәлтергә тырыша.

Презентация ярдәмендә без балаларга тормышта суның роле, аның каян килүе һәм суны ничек әрәм итмәскә икәнен аңлатырга тырыштык. Биредә балалар суның биологик мәгънәсе һәм кеше сәламәтлегенә йогынтысы турында белделәр. Ахырдан бергәләп слайдта күрсәтелгән сорауларга җавап бирделәр һәм мультфильм карадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International