Согласно утвержденному графику, 22 марта 2017 года депутат Государственного Совета Республики Татарстан Камиль Садриев провел прием граждан в местной общественной приемной Тюлячинского местного отделения Партии. Депутату обратились двое жители Тюлячинского муниципального района волнующими их вопросами. В ходе приема были даны консультация и рекомендации обратившимся гражданам. Все проблемы обратившихся граждан были взяты на личный контроль депутатом для содействия в их решении.
Нәүрүз – ул көн белән төн тигезләшкән һәм төрек халкында авыл хуҗалыгы эшләре башланган көн. Ул табигатьнең яңаруын, җанлануын гәүдәләндерә. Балалар халык йолалары белән якыннан танышсыннар өчен, программага төрле уеннар һәм бәйгеләр кертелгән иде. Бәйрәм соңында пәйда булган яз кызы – Нәүрүз бөтен кешегә дә иминлек, сәламәтлек теләде.
Турнирда Арча, Кукмара, Балык Бистәсе һәм Теләче районнарыннан 50 дән артык яшь бадминтончы катнашып, ялгыз һәм парлы уеннарда көч сынашты. Аерым уенннар буенча нәтиҗә чыгарганнан соң, командалар беренчелеге түбәндәгечә булды:
Бу чарага шигърият сөючеләр җыелды. Авылда шигырь язучылар шактый күп. Чара барышында алар үзләре язган шигырьләрне сөйләделәр. Гаҗәп дулкынландыргыч һәм назлы итеп Габдулла Тукай, Фанис Яруллин һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләре укылды.
Күзәтү авыл фельдшеры Прохорова М.А. ярдәме белән үтте.
Шул уңайдан, әдәбиятка, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 21 март көнне Айдар авыл китапханәсендә "Шигырьләр түшәлгән сукмакта" исемле позия сәгате уздырылды. Китапханәче укучыларны шагыйрьләрнең төрле елларда басылып чыккан шигъри әсәрләре белән танышырды, шигъриятнең бөек көче, шагыйрь турында, шигырь турында күпме сөйләсәң дә, шигырьнең үзеннән көчлерәк итеп әйтеп булмыйдыр дигән мәгълүматлар җиткерде. “Шигърият бакчасында» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Китапханәбезнең “кунаклары” булган 4, 8,9,10 сыйныф укучылары өйләренә яздырып китаплар алдылар.
21 март көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә китапханәче Гильмутдинова Р.Ш.башлангыч сыйныф укучыларына “Табигатьне саклау һәркемнең изге бурычы” дип исемләнгән экологик дәрес үткәрде. Китапханәче укучыларга “Кызыл китап”, табигатьне саклау турында сөйләде. Укучылар ике командага бүленеп викторина сорауларына җавап бирделәр, күренекле язучыларның табигать турында язган шигырләрен укыдылар, табышмаклар чиштеләр. Шулай ук китапханәдә урнаштырылган “Табигатьнең сафлыгы күңел аклыгы” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Китапханәче Гильмутдинова Р. балаларны китапханә тарихы, китап фонды белән таныштырды, китапка сакчыл караш кебек төшенчәләрне аӊлатты. Балалар төрле формадагы китапларны, китапханә алдыра торган балалар журналларын бик яратып карадылар, үзләренә ошаган китапларны сайлап алдылар.
Нәүрүз бәйрәме яз башында елгалар ачылгач, көн белән төн тигезләшкән вакытта бәйрәм ителә. Бәйрәмгә бакчабызның зурлар төркеменә йөрүче балалар тәрбияче апалары белән берлектә бик теләп әзерләнделәр. Балалар бәйрәмдә татар халкының милли “Чума үрдәк, чума каз” , “Капкалы” уеннарын уйнадылар, яз турында шигырьләр һәм җырлар башкардылар, татар халкының мәкальләрен искә төшерделәр. Бәйрәмгә ямь өстәп Нәүрүз һәм Убырлы карчык килде, алар балалар белән төрле ярышларда катнаштылар һәм биремнәр үтәделәр. Бәйрәм бик күңелле узды.