2016 елның 22 нче март көнендә Сауш авылында яшәуче тыл ветераны Гәлиәхмәтова Рәшидә Зиятдин кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Рәшидә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды.
Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.
2016 елның 20 нче март көнендә Олы Нырсы авылында яшәуче тыл ветераны Шәйхетдинова Асия Шәйхетдин кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Асия апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды.
Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.
21 нче март көнне “Батыр” спорт комплексында 2007 нче елгы малайлар арасында мини-футбол ярышы үтте. Бу ярышта Олы Мишә урта мәктәбеннән дә команда катнашты. Мини футбол спорт уены мәктәбебездә популяр. Бу спорт төре белән укучыларыбыз түгәрәктә дә шөгыльләнә. Район күләмендә узган ярышта, , безнең команда 3 нче призлы урынны алды. Яшь футболистларыбызга уңышлар телибез.
17 март көнне район мәдәният йортында “Без бергә”балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсының район туры булып үтте. Фестивальдә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелегендә “Стиль һәм мода” түгәрәгенә йөрүче бертөркем укучылары катнашты. Яшь модельерларның эшен жюри бик югары бәяләде. Җиңүегез белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар теләп калабыз.
Балалар бакчасында йөрүче һәр бала рәхәтләнеп уеннарда катнашты, җырлады-биеде, Нәүрүз турында шигырьләр сөйләде.
Бу көнне барлык гореф-гадәтләргә туры китереп, балалар тәм-том белән сыйланды.
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Сезне халкыбыз йолаларының берсе-Язгы Яңа ел-Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез. Барлык өметләрегез дә тормышка ашсын, Бу язгы бәйрәм өйләрегезгә тынычлык, иминлек һәм игелек белән килеп керсен! Язгы Яңа ел котлы булсын! Нәүрүз мөбарәкбад.
Авыл китапханәсе мөдире Хузиахметова З.Х. безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында балалар янында булды. Ул балаларны яңа кайткан кызыклы китаплар белән таныштырды. Балаларга матур рәсемнәрен күрсәтте, әкиятләре белән таныштырды.
Өлкәннәр һәм балалар өчен төрле кызыклы уеннар, концерт номерлары оештырылды. Бәйрәм ахырында килгән кунакларга уха пешерелде, коймак белән чәй бирелде. Ял кичәсе бик күңелле үтте.
Укучылар кошлар турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар белән таныша алалар.