18 март көнне «Батыр» спорткомплексында 2001 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы халык артисты, Башкортостан һәм Россиянең атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Фәтхетдинов Салават Зәки улы призына икенче тапкыр республика турниры үткәрелде. Ярышта безнең Максабаш балалар бакчасыннан Зәкиев И. бил алышты һәм үз авырлыгында 3 урынны яулады. Ильмирны чираттагы җиңүе белән котлыйбыз!
Өлкәннәр һәм балалар өчен төрле кызыклы уеннар, концерт номерлары оештырылды. Бәйрәм ахырында килгән кунакларга уха пешерелде, коймак белән чәй бирелде. Ял кичәсе бик күңелле үтте.
Конкурс балаларда зур кызыксыну уятты. Ясалган рәсемнәр бик матур килеп чыкты. Алардан күргәзмә эшләнде.
Бәйрәм Нәүрүзбикә килү белән башланып китте. Балалар һәм авыл кешеләре төрле спорт уеннарында катнаштылар. Килгән кунаклар кайнар коймак, казанда пешкән ботка белән сыйландылар. Бәйрәм көне буе дәвам итте.
Мәгълүмати сәгать барышында “Кеше организмына наркотикларның тәэсире”, “Ни өчен яшүсмерләр үзләренә нәрсә янаганын белеп, наркотик матдәләр куллана башлыйлар?” кебек сорауларга җаваплар тыңланды, әлеге теманы яктырткан презентация күрсәтелде. Чарабыз бер генә бирелә торган кадерле гомеребезне наркотиклар белән бәйләмичә, тирә-юнебездәге гыйбрәтле язмышларны күреп уйланып, үзебездә ихтыяр көче тәрбиялик, кешелекне харап итүгә алып бара торган наркомания белән араны өзик дигән девиз белән тәмамланды.
Беренчелектә район мәктәпләреннән җыелма командалар катнашты. Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә:
1 урын: Теләче урта мәктәбе
2 урын: Узәк урта мәктәбе
3 урын: Олы Мишә урта мәктәбе
Ләкин җылы һава торышына ышанып, без авыру йоктырганны белмичә дә калабыз. Сер түгел, авыруны булдырмау дәвалауга караганда җиңелрәк. Безнең Лесной балалар бакчасында балалар белән авыруларга каршы чаралар уздырыла. Һәр иртәбез иртәнге гимнастикадан башлана. Шулай ук халык тәҗрибәсеннән дә баш тартмыйбыз. Табигатьтә табигый фитоцидлар - сарымсак һәм суган бар. Көн саен 2-3 тырнак сарымсак һәм суган турап кую да, уңай нәтиҗәләр бирә. Балалар белән “Авырып китмәс һәм авыру йоктырмас өчен нишләргә?” дип исемләнгән әңгәмәләр үткәрәбез. Авыру кешеләр белән аралашмаска, маска кияргә, кулны сабынлап юарга, күп кеше җыелган урыннарда йөрмәскә, бинаны даими җилләтергә , сәламәт тормыш белән яшәргә кирәклеген аңлатабыз.
Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина белән берлектә "Таныш булыгыз: яңа китаплар" темасына очрашу үткәрелде. Балалар бик теләп яңа китаплар белән таныштылар. “Китап эченә сәяхәт” дигән темага әңгәмә бик җанлы һәм укучылар өчен кызыклы булды.
Мәктәпкәчә яшьтәге балачак һәр кешенең гомерендә мөһим роль уйный. Матур әдәбият белән танышып бала дөньяның үткәнен, хәзергесен, киләчәген аңлый, анализларга өйрәнә. «Матур әдәбият әсәрләре уку» безнең 3нче балалар бакчасында белем бирү өлкәсендә һәм ирекле эшчәнлекләрдә алып барыла.Укуны балалар өчен кызыклы, файдалы һәм алар көн саен даими рәвештә китап белән аралаша алсын өчен һәр төркемдә дә китап почмаклары булдырылган.
Вакытында хәм сыйфатлы итеп, авыл хуҗалыгы техникасын 2017 елның язгы-кыр эшләренә әзерлеге максатыннан, хуҗалыкларнын баланста торган тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау графигы нигезендә, 2017 елнын 25 мартыннан 10 апрельга хәтле район хуҗалыкларында тракторларга хәм арбаларга техник карау чарасы уздырылачак.