18 март көнне «Батыр» спорткомплексында 2001 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы халык артисты, Башкортостан һәм Россиянең атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Фәтхетдинов Салават Зәки улы призына икенче тапкыр республика турниры үткәрелде. Ярышта безнең Максабаш балалар бакчасыннан Зәкиев И. бил алышты һәм үз авырлыгында 3 урынны яулады. Ильмирны чираттагы җиңүе белән котлыйбыз!