Язгы кояш елмая, тирә-якка җылы нурларын сибеп безне урамга чакыра.

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Ләкин җылы һава торышына ышанып,  без авыру йоктырганны белмичә дә калабыз. Сер түгел, авыруны булдырмау дәвалауга караганда җиңелрәк. Безнең Лесной  балалар бакчасында балалар белән авыруларга каршы  чаралар уздырыла. Һәр иртәбез иртәнге гимнастикадан башлана. Шулай ук халык тәҗрибәсеннән дә баш тартмыйбыз. Табигатьтә табигый фитоцидлар -  сарымсак һәм суган бар. Көн саен 2-3 тырнак сарымсак һәм суган турап кую да,  уңай нәтиҗәләр бирә. Балалар белән “Авырып китмәс һәм авыру  йоктырмас өчен нишләргә?” дип исемләнгән әңгәмәләр үткәрәбез. Авыру кешеләр белән аралашмаска, маска кияргә, кулны сабынлап юарга, күп кеше җыелган урыннарда йөрмәскә, бинаны даими җилләтергә , сәламәт тормыш белән яшәргә кирәклеген аңлатабыз.

        Здоровье – это самое большое богатство каждого человека, которое нужно всегда беречь. Весной частота заболеваний повышается. Именно поэтому в это время года остро стоит вопрос профилактики ОРВИ, особенно в детском саду.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International