17 март көнне Айдар авыл китапханәсендә, яшүсмерләрнең сәламәтлегенә тәмәке, алкоголь һәм наркотик матдәләрнең йогынтысы турында, “Наркомания-кешелек дошманы” дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде.

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Мәгълүмати сәгать барышында “Кеше организмына  наркотикларның  тәэсире”, “Ни өчен яшүсмерләр үзләренә нәрсә янаганын белеп, наркотик матдәләр куллана башлыйлар?” кебек сорауларга җаваплар тыңланды, әлеге теманы яктырткан презентация күрсәтелде.   Чарабыз бер генә бирелә торган кадерле гомеребезне наркотиклар белән бәйләмичә, тирә-юнебездәге  гыйбрәтле язмышларны күреп уйланып, үзебездә ихтыяр көче тәрбиялик, кешелекне харап итүгә алып бара торган наркомания белән араны өзик дигән девиз белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International