21 март көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә китапханәче Гильмутдинова Р.Ш.башлангыч сыйныф укучыларына “Табигатьне саклау һәркемнең изге бурычы” дип исемләнгән экологик дәрес үткәрде. Китапханәче укучыларга “Кызыл китап”, табигатьне саклау турында сөйләде. Укучылар ике командага бүленеп викторина сорауларына җавап бирделәр, күренекле язучыларның табигать турында язган шигырләрен укыдылар, табышмаклар чиштеләр. Шулай ук китапханәдә урнаштырылган “Табигатьнең сафлыгы күңел аклыгы” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.