ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

3 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар  "Мин – юл иминлеге өчен” дигән  район конкурсына үзләренең эшләрен тәгъдим иттеләр.Без аларга  зур уңышлар телибез. 

   Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә  Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 23,3 кг. туры килә, ОПХ Ленина хуҗалыгының Сауш бүлекчәсе 1 сыерга 21,2 кг. туры килэ, Алан ҖЧҖ барлык савылган сөте 11870 кг. 1 сыерга 19,1 кг. туры килэ. Район буенча бу курсәткеч  15,0 кг.

14 март көнне берләшмәнең чираттагы очрашуы булды. Биредә берләшмәгә йөрүче хатын - кызларыбыз бәйләү нечкәлекләренә төшенеп, яңа бәйләү үрнәкләрен өйрәнделәр, яна төр башмаклар, мочалкалар бәйләделэр. Хатын - кызларыбыз күңелле итеп, җырлар җырлап, бәйли- бәйли кич утырдылар. Без гел эшләп кенә утырмыйбыз, өйдән алып килгән тәмле пироглар белән чәйләр дә эчәбез. Шулай итеп безнең мероприятие бик күңелле үтә.

Шул уңайдан 15 март көнне  Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе “Әкият иленә дәшәм” дип исемләнгән мәдәни чара үткәрде. Китапханәче һәм мәктәп  укучылары  “Каенкай” балалар бакчасына  кунакка бардылар. Алар бакчада тәрбияләнүчеләргә күчтәнәчкә кызыклы әкиятләр һәм шигырьләр алып килделәр һәм аларны бик матур итеп укыдылар. Тәрбияләнүчеләргә бу чара ошады.

Суганнарны карап,тәрбияләп торыр өчен дежурлык билгеләдек.Балалар үз эшләреннән канәгать булып суган тартмачыкларын тәрәзә төбенә урнаштырдылар.

13 март көнне Теләче урта мәктәбе базасында "ФДББС кысаларында мәктәп белән балалар бакчасы арасындагы дәвамчанлылык" дигән темага район балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм башлангыч сыйныф укытучыларының метод берләшмә җитәкчеләре өчен секция утырышы булып үтте. Җыелышның беренче өлешендә Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары ачык дәресләр курсәттеләр.Семинарның икенче өлеше чыгышлар һәм мастер- класслар белән дәвам итте . Семинар нәтиҗәләрен мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Саетова А.Н. һәм башлангыч сыйныфлар методисты Закирова С.Г. ясады. Алар бүгенге көндә балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныфларның дәвамчанлык эшенә куйган таләпләр белән таныштырдылар, ФДББС гамәлгә ашыру белән бәйле проблемаларны яктырттылар. Секция утырышы бик файдалы һәм эшлекле узды.

11 нче март көнне  Әлмәт шәһәрендә XII Бөтенроссия  күләмендә Шайдуллин Зөфәр Газизович  призына билбау буенча  көрәш бәйгесе  үткәрелде. Баландыш төп мәктәбенең  9 класс укучысы Галимов  Данил катнашып , 46 кг үлчәү авырлыгында 2 урынны  алды. Аны чираттагы җиңүе белән котлыйбыз!


15
март, 2017 ел
чәршәмбе

Күргәзмәдә Галимҗан Ибраһимовның төрле елларда язылган әсәрләре урын алды. Галимҗан Ибраһимовның әдәбият дөньясында һәм фән өлкәсендә үзенә хас бөек урыны бар, ул илебез мәдәнияте дөньясында ихтирам казанган мәшһүр әдип һәм галимнәрнең берсе, безнең әдәбиятыбызның якты йолдызы.

Әлеге очрашуның максаты – китапханәче белгече турында тулырак белү иде.

Әңгәмә барышында балаларга китапның килеп чыгу тарихы сөйләнде. Шулай ук мәдәният өлкәсендә эшләучеләрнең професиональ бәйрәменең 25 март, ә китапханәчеләр көне 27 майда үткәрелүе турында да белделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International