Шул уңайдан 15 март көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе “Әкият иленә дәшәм” дип исемләнгән мәдәни чара үткәрде. Китапханәче һәм мәктәп укучылары “Каенкай” балалар бакчасына кунакка бардылар. Алар бакчада тәрбияләнүчеләргә күчтәнәчкә кызыклы әкиятләр һәм шигырьләр алып килделәр һәм аларны бик матур итеп укыдылар. Тәрбияләнүчеләргә бу чара ошады.