Субаш авыл китапханәсендә эшләп килүче "Алтын куллы ханымнар" берләшмәсе даими рәвештә үз эшен дәвам итә.

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

14 март көнне берләшмәнең чираттагы очрашуы булды. Биредә берләшмәгә йөрүче хатын - кызларыбыз бәйләү нечкәлекләренә төшенеп, яңа бәйләү үрнәкләрен өйрәнделәр, яна төр башмаклар, мочалкалар бәйләделэр. Хатын - кызларыбыз күңелле итеп, җырлар җырлап, бәйли- бәйли кич утырдылар. Без гел эшләп кенә утырмыйбыз, өйдән алып килгән тәмле пироглар белән чәйләр дә эчәбез. Шулай итеп безнең мероприятие бик күңелле үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International