Шөгельсезлек – замана чире, ләкин физик авыру гына түгел, ә рухи авыру да. “Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет – саулык!” – шушы исем астында, яшьләрне азга гына булса да телефоннан һәм компьютердан аерып тору максатыннан, авылыбыз яшьләре арасында даими рәвештә дусларча өстәл теннисы, шашка, шахмат уеннары уйнала. Бу уеннарны, бигрәк тә өстәл теннисы уенын яшьләребез, кызлар да, егетләр дә үз итә. Тимербаев Илсаф, Шарипов Марат, Файзрахманов Булат, Ахметшина Илзилә, Хазиева Ландыш, Мубаракшина Ләйсәннәр спортның бу төрен якын күрәләр.
Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. 7 март көнне Урта Мишә авылы клубында китапханәче белән берлектә “Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда” - исемле КВН – кичә үткәрелде. КВН – кичәдә Кибәче һәм Урта Мишә авылы ханымнары катнашты.
Бу бәйрәм кичендә җыелган хатын-кызларны авылның сәләтле яшьләре, «Движение» бию төркеме , «Задоринка »ансамбле тәбрикләде .Кичә язгы гөрләвек шикелле матур җырлар, нәфис сүз, ялкынлы биюләр белән үрелеп барды.
Бу кичә китапханәче белән берлектә үткәрелде.Бәйрәмдә "Өмет" балалар фольклор коллективы һәм "Җәүһәр" фольклор коллективлары чыгыш ясады.
Бәйрәм ялында Баландаш мэдэният йортында авылдашларыбызнын авылыбызга кайткан кунакларның, ялга кайткан авылдашларыбызның ялын күңеллерәк узуын теләп, мәдәният йортыбызда 8 нче март көнне Саба районы Тобэк авылы узешчэннэре М. Гыйлэжевның “Казан егетләре” спектаклен тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Залда утырган төрле яшьтәге тамашачы күңеленә, яше-картына спектакль бик ошады һәм тагын да шундый бай әчтәлекле спектакльләр белән безнең сәхнәләрдә кабат очрашуны көтеп калабыз дип таралыштылар.
Агымдагы елның 2-3 март көннәрендә Казан шәһәренең “Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә” 2002 елгы һәм кечерәк егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча укучылар арасында XI нчы Спартакиада кысаларында Татарстан беренчелеге булып узды. Ярышта Татарстан районнарыннан 20 команда катнашты, шул исәптән безнең районның Теләче мәктәбе укучылары җыелма командасы да (тренерлары балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге өстәмә белем бирү педагогы Р.Әбҗәлилов). Уен нәтиҗәләре буенча, безнең район җыелма командасы үз группасында 3 нче урынга лаек булды.
Дөньяның төрле почмакларыннан 250 дән артык катнашучы булган бәйгедә безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында йөрүче, икенче кечкенәләр төркеменнән Шәмсетдинова Я. беренче урынны яулады. Ул грамота, планшет һәм телефон белән бүләкләнде. Йолдызчыгыбызны беренче зур җиңүе белән котлыйбыз!!!
Бу бәйрәмдә безнең бакчаның музыка җитәкчесе Терло Э.В. катнашты. Анда ул вокал-соло номинациясендә беренче урынны яулады Һәм диплом белән истәлекле бүләккә ия булды. Аны бу җиңүе белән тәбриклибез, эшендә һәм иҗатында уңышлар телибез!
4 март көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә 8 март-Халыкара хатын- кызлар көненә багышланган бәйрәм тантанасы булып үтте. Чарага укучыларның әниләре чакырылган иде.Укучылар әниләренә бүләкләр әзерләделәр, өлкән сыйныф укучылары педагог- оештыручы Мөхәмәдиева Н.Д җитәкчелегендә бәйрәм чарасында чыгыш ясадылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.