ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бакчабызда ,8 Март Халыкара хатын – кызлар көненә багышланган “Әнием - кояшым! ”- дип исемләнгән бәйрәм булып узды.Балалар әниләрне,әбиләрне чын күңелдән бәйрәм белән котлап шигырьләр,җырлар,биюләр башкардылар,алар белән кызыклы уеннар уйнадылар,үз куллары белән эшләнгән бүләкләрен кадерле кешеләргә тапшырдылар.

Олы Мәтәскә балалар бакчасында бәйрәм иртәсе әниләр һәм әтиләр белән берлектә үтте. Кичә "Гаилә бәхете - балада" дип аталды. Гаиләләр үзара тапкырлыкта, җитезлектә, осталыкта, сәнгатьтә көч сынаштылар. Балалар әниләренә, әтиләренә изге теләкләрен, яратуларын шигырь, җыр , бию аша җиткерделәр. Кичә ахырында балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен иң кадерле кешеләре - әниләренә тапшырдылар.

Бакчабызда кадерле әниләребезгә,әтиләребезгә багышланган  “Гаилә-җылы учак”дигән  бәйрәм иртәсе үтте.Яраткан кешеләребезгә дип матур шигырьләр,җырлар, биюләр өйрәндек. Безнең чыгышларыбыз кадерлеләребезгә бик тә ошады.Әти-әниләр дә төрле уеннарда катнаштылар, җырладылар һәм “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерделәр.Балалар  әти- әниләренә  үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар .Бәйрәм ахырында, эти-әниләр белән бергәләп,әниләребез пешереп алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчтек.

Бакчабызда  әти-әниләр белән берлектә "Гайлә бәйрәме" үткәрелде. Балалар әти-әниләренә үзләре әзерләгән шигырләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар,биюләр башкардылар. Әти-әниләр дә балаларга әкият тә уйнап күрсәттеләр,җырларда башкардылар, балалары белән сомолет ясап очырттылар, төрле ярышларда катнаштылар. Бәйрәм чәй табыны артында  бик күңелле тәмамланды.

7 март көнне мәктәптә язның беренче бәйрәменә карата укучы кызлар һәм укытучылар арасында  “Ягез әле,кызлар!”  конкурсы үткәрелде. “Кашкарый” һәм “Кыңгырау” командасы кызлары үзләренең осталыкларын төрле конкурсларда сынап карадылар.

Кичәгә уллары бүгенге көндә  хәрби хезмәттә булган Теләче авылында яшәүче солдат әниләре  чакырулы иде. Солдат әниләре белән очрашу кичәсен уздыру китапханәдә матур традициягә әйләнде. Бу көнне солдат әниләренә багышлап матур җырлар җырланды, якынлашып килүче 8 март бәйрәме уңаеннан котлаулар яңгырады. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында җылы әңгәмә белән дәвам итте.

2 команда катнашты.  "Тамчы" командасы һәм"Җиләккәй"командасы. Командалар  төрле конкурсларда катнашып ярыштылар. Конкурслар  концерт номерлары белән үрелеп барылды. Нәтиҗәләр буенча барлык конкурсларда тигез, дуслык җиңде. Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.. Шулай ук китапханәдә "Сезнең өчен кадерле хатын-кызлар"дигән  күргәзмә оештырылды.

Чираттагы китапханә гәҗитенең  2017 нче елда 2 нче саны дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, кызыклы конкурслар яктыртылды.


7
март, 2017 ел
сишәмбе

Сезне язның иң матур, соклангыч бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Бу барыбыз өчен дә аеруча якын, аерым көн. Җирдә табигатьнең уяну мәле, кояш та яктырак, җылырак карый кәефләрдә күтәренке, кешеләрнең йөзендә елмаю балкый. Хатын-кызларыбыз да үзләренең матурлыклары, мөлаемлыклары, киң күңеллелекләре белән язны хәтерләтә. Димәк, яз һәм гүзәл затларыбыз бәйрәме юкка гына бергә туры килмәгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International