ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

18 февраля в Казакларской сельской библиотеке было организовано детское мероприятие под названием  “Тел халык күңеленең кыңгыравы”, посвященное международному дню родного языка. Им была показана презентация «Теле барның юлы бар»,  и представлена выставка “Жыр булырлык сүзләр биргән, туган телем рәхмәт сиңа”. Дети рассказывали стихотворения о родном языке, пели песни, и читали сказки. Во время мероприятия также были проведены различные веселые игры.

Әфган сугышы – барлык милләт кешеләре өчен дә уртак.Һәр шәһәр,район,авылга кагылган аның рәхимсез җиле. Күп йортларга кергән аның кайгысы, бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти –әниләренә гомерлек кайгы китерде. Бу датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә "Чәчәк аткан яшьлек гомерләрен, Әфган сугышында үттеләр" исемле буклет эшләнде. Буклет Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларыбызга багышланды.

15 февраль көнне Айдар авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән «Синдә бары халык ялкыны, син чын улы туган халкыңның» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Чара барышында китапханәче  презентация ярдәмендә шагыйрьнең  иҗаты белән таныштырды,  тормышының төрле кызыклы вакыйгалары турында сөйләде.

Муса Җәлилнең тууына  111 ел тулу уңаеннан аларга “Муса Җәлил – герой шагыйрь” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәгъдим ителде, шигырьләре укылды. Герой шагыйрьгә багышланган фильм күрсәтелде

1нче, 2 нче һәм 3 нче номерлы балалар бакчаларының нәни китап укучылары белән айга бер тапкыр очрашу аларны китап укуга тартырга булыша.

21 февраль көнне, Халыкара туган тел көне уңаеннан, 1 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Теле барның – иле бар» дигән интеллектуаль уен үткәрелде.

Танып белүгә корылган әлеге чара театраль элементлар ярдәмендә, музыка һәм презентация кулланып оештырылды. Биредә балалар язучыларының иҗаты белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, әдәби геройлар белән хәрәкәтле уеннарда катнаштылар.

Барлык үткәрелгән чараларда төп өлешне интеллектуаль – уен моментлары алып тора. Анда балалар бик актив катнашалар һәм үзләренең белемнәрен күрсәтәләр. Нәниләр белән һәр очрашу үзе бер китап бәйрәменә әверелә.

Һәр милләт кешесе дөньяны беренче тапкыр туган теле аркылы аңлый башлый, дөньядагы иң матур, иң изге сүзләрне күп вакыт үз телендә ишетә, шул телдә әйтә, шушы телдә шатлана, куана.

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Тел -  милләтнең күрке, сакчысы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәгә методик кулланмалар һәм тел белеме буенча китаплар куелды. Күргәзмәгә рәхим итегез!

Фильмны карарга югары сыйныф укучылары, студентлар, укытучылар һәм өлкән буын кешеләре дә килгән иде. “Рикки Тикки Тави”, “Айсылу”, “Бибинур” һәм  “Экипаж” фильмнары зур экраннан тагын да тәэсирлерәк булып күренде. Тамашачы мәдәният йортында, зур экранда шушындый фильмнар, татар кинолары тагын да күрсәтелсен дигән теләктә калдылар.

19 февраль көнне Теләче мәдәният йортында эстрада сәнгатенең “Созвездие-Йолдызлык – 2017”  XVII нче Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең  районда сайлап алу этабы узды. Әлеге  зур чарада Айдар мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Нәфис сүз" берләшмәсенә йөрүчеләрдән Салават Хасаншин, Әлфинә Саттарова һәм Тәбрис Фаляховлар катнашып чыгыш ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International