ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Төрле кызыклы уеннар, конкурслар музыкаль номерлар белән чиратлашып бардылар.

17 февраль  көнне Шәтке урта мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә “Моңнар агыла туган якта”, “Талантлы яшьләр – халкыбыз горурлыгы” дип исемләнгән фестиваль үткәрделәр. Фестивальдә концерт номерлары гына түгел, “Кыз озату” дигән фольклор да күрсәтелде.

Әлеге җыелышта Айдар авыл җирлеге үзешчәннәре көче белән концерт программасы һәм "Көтү каршылау" фольклор күренешен күрсәттеләр. 

     Фестивальнең максатлары һәм бурычлары:

-яшь талантларны үстерү өчен шартлар тудыру;

-алар белән эшләүче белгечләрне кызыксындыру чаралары куллану;

- катнашучыларда башкару сәләтен күтәрү.

Фестивальдә 160 тан артык яшь башкаручылар катнашты.

Шуңа да карамастан, ул калдырган тән, җан ярасы сугышта катнашкан солдатларның, якыннарының күңелендә мәңгегә кала. Теләче районыннан 42 кеше Әфган сугышына китә.  Канлы сугышта, Ямбулат егете Миңнегали Ногуманов, Тиләҗедән Илшат Хәйруллин мәңгегә ятып калды. 14 февраль көнне батыр егетләрне сугышчан дуслары искә алды.  Очрашу  матур җырлар  белән үрелеп барды.

19 февраль көнне районыбызның мәдәният йортында “Созвездие- Йолдызлык” бәйгесе булды.Анда безнең мәктәптән җырчылар, конферанслар, биючеләр катнаштылар. Әлегә республика турына кемнәр узганлыгы билгеле түгел, шулай да укучыларга уңышлар теләп калабыз.

18 февральдә Казан шәһәрендә рус телле балалар арасында татар теле буенча фән олимпиадасының республика этабы үтте. Олимпиадада Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучысы Саидова М. катнашты һәм призлы урын яулады. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Г.М. һәм укучы Саидова М. ны шушы зур җиңүләре  белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.

     17 февраля 2017 года сотрудниками Арского территориального органа Госалкогольинспекции РТ организован, и проведен семинар-учеба для работников магазина индивидуального предпринимателя Федоровой В.Р. в Тюлячинском районе.

    До участников семинара доведена информация о законодательных и нормативных актах, регулирующих отношения в сфере защиты прав потребителей. Разъяснены основные положения Закона Российской Федерации от 07.02.1992 № 2300-1 «О защите прав потребителей», «Правил продажи отдельных видов товаров», утвержденных     Постановлением Правительства Российской Федерации от 19.01.1998 № 55. Уточнялись перечень товаров надлежащего качества, не подлежащих возврату или обмену; состав и способы предоставления необходимой информации потребителям.

18 февраль көнне Актанышта укытучылар спартакиадасының кышкы этапы үткәрелде. Баландыш мәктәбенең физкультура укытучысы Алмаз Фоатович өстәл теннисы буенча 2 урынны яулады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International