Бүген дөнья халыклары төрле телләрдә сөйләшә, аралаша. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә. Татарстанда рус һәм татар телләре дәүләт телләре дип игълан ителде.
Международный день родного языка в нашем Аланском детском саду прошел интересно. Дети с удовольствием рассказывали стихи ,пели песни, был показ презентации "Татар теле-дуслык теле".В конце дети спели песню Г.Тукая "Туган тел".
Һәр милләт кешесе дөньяны беренче тапкыр туган теле аркылы аңлый башлый, дөньядагы иң матур, иң изге сүзләрне күп вакыт үз телендә ишетә, шул телдә әйтә, шушы телдә шатлана, куана.
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Тел - милләтнең күрке, сакчысы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәгә методик кулланмалар һәм тел белеме буенча китаплар куелды. Күргәзмәгә рәхим итегез!
2017 елның 21 февраль көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, “Тату гаилә” клубы кысаларына таянып, үзләрендә исәптә торган авыр тормышлы гаиләләрдәге ата-аналар белән чираттыгы дәресләрен үткәрделәр.
Чараны төркем тәрбиячесе, музыка җитәкчесе белән берлектә физкультура тәрбиячесе Хабирова А.Р. үткәрде. Бәйрәмгә зурлар төркеменең әтиләре чакырылган иде. Бәйрәм балаларның концерт номерлары белән башланды һәм спорт ярышлары белән дәвам итте. Әтиләр күтәренке күңел белән ярышларда катнаштылар һәм үзләренә яхшы кәеф, энергия алдылар. Әтиләр белән берлектә ярышта катнашкан балалар да, бәйрәмнән канәгать калдылар һәм үз куллары белән ясаган котлау открыткаларын тапшырдылар
20 февраль көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган “Татар телем- минем туган телем! “ дип аталган кичә үтте . Бәйрәмнең иң зур кунагы – ул авылдашыбыз шагыйрь Рашат абый Низамиев иде. Ул үзенең “Туган телгә мәдхия” дигән шигырен укып , татар теле , аның бүгенге көндә әһәмияте турында сөйләде ,”Сәйдәшнең соңгы елы”дигән роман-кыйссасына презентация ясады . Очрашу һәркемнең күңелендә матур бер хатирә булып калды.
1нче, 2 нче һәм 3 нче номерлы балалар бакчаларының нәни китап укучылары белән айга бер тапкыр очрашу аларны китап укуга тартырга булыша.
21 февраль көнне, Халыкара туган тел көне уңаеннан, 1 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Теле барның – иле бар» дигән интеллектуаль уен үткәрелде.
Танып белүгә корылган әлеге чара театраль элементлар ярдәмендә, музыка һәм презентация кулланып оештырылды. Биредә балалар язучыларының иҗаты белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, әдәби геройлар белән хәрәкәтле уеннарда катнаштылар.
Барлык үткәрелгән чараларда төп өлешне интеллектуаль – уен моментлары алып тора. Анда балалар бик актив катнашалар һәм үзләренең белемнәрен күрсәтәләр. Нәниләр белән һәр очрашу үзе бер китап бәйрәменә әверелә.
21 февраль көнне зурлар төркеменә йөрүче балаларның әтиләре белән бергә ярышулары-үзе бер истә калырлык вакыйга булды. Бу бәйрәмдә гимнастик күнегүләр, төрле эстафета уеннары, биюләр, җырлар үткәрелде. Ә бәйрәм ахрында һәрбер әтигә балалар үз куллары белән эшләнгән бүләкләр тапшырдылар.
Туган теле белән горурланган һәркемне әлеге зур бәйрәм белән тәбрик итәбез! Бу бәйрәм телләр һәм мәдәният төрлелеген сакларга, үстерергә чакыру буларак яңгырый, башка милләт кешеләрнең телләрен ихтирам итәргә, кадерләргә өйрәтә. Туган телебезнең дә киләчәге турында уйланырга бер сәбәп булып тора 21 февраль — Халыкара туган тел көне! Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү. Әлеге максаттан безнең 3нче балалар бакчасында 21нче февраь көнне Туган тел көне билгеләп үтелде. Кичә музыка залында үткәрелде. Бәйрәмне Г. Тукайның «Туган тел җыры белән башлап җибәрдек. Әйе, теле барның – юлы бар. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр!
Балалар кичәдә үзләре өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр биеделәр, кичәбез бик матур узды.
Газиз туган телебез– татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк, сөеп үстерик. Туган теле барның – милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе, кадер- бәясе, хөрмәте бар.