Һәр милләт кешесе дөньяны беренче тапкыр туган теле аркылы аңлый башлый, дөньядагы иң матур, иң изге сүзләрне күп вакыт үз телендә ишетә, шул телдә әйтә, шушы телдә шатлана, куана.
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Тел - милләтнең күрке, сакчысы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәгә методик кулланмалар һәм тел белеме буенча китаплар куелды. Күргәзмәгә рәхим итегез!