Бүген дөнья халыклары төрле телләрдә сөйләшә, аралаша. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә. Татарстанда рус һәм татар телләре дәүләт телләре дип игълан ителде.
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле “әти”, “әни”, “бабай”, “әби” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Лесной балалар бакчасында бүген тәрбияче балаларны халык аваз иҗаты әсәрләре белән таныштырды. Ике телдә дә яңгыраган шигырьләр, җырлар, әкиятләр балаларга бик ошады. Алар да үзләренең белгәннәрен рус һәм ана тлендә җиткерергә ашыкты. Тәрбияче балаларга башка халыкларның телләрен дә хөрмәт итәргә, яратырга, өйрәнергә кирәклеген әйтте. Телне яхшы белгәндә генә барлык халыкларның дуслыгы нык, илебез имин булыр.