20 нче февраль көнне Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында “Ватанны саклаучылар көне” нә багышланган спорт бәйрәме уздырылды.

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Чараны төркем тәрбиячесе, музыка җитәкчесе белән берлектә физкультура тәрбиячесе Хабирова А.Р. үткәрде. Бәйрәмгә зурлар төркеменең әтиләре чакырылган иде. Бәйрәм балаларның концерт номерлары белән башланды һәм спорт ярышлары белән дәвам итте. Әтиләр күтәренке күңел белән ярышларда катнаштылар һәм үзләренә яхшы кәеф, энергия алдылар. Әтиләр белән берлектә ярышта катнашкан балалар да, бәйрәмнән канәгать калдылар һәм үз куллары белән ясаган котлау открыткаларын  тапшырдылар   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International