ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Кыш көне урамда кошларга бик суык. Ләкин кошларга суык бик куркыныч түгел. Алар өчен иң кыены - кыш көне азык табу. Максабаш  мәктәбенең башлангыч укучылары кошларга җимлек ясады. Җимлекне агачка элеп куйдылар. Алар кошларны көнбагыш, кабак орлыклары һәм икмәк валчыклары белән сыйлый. Җимлеккә килгән кошларны күзәтүе бик күңелле. Чыпчыклар, песнәкләр рәхмәт әйтеп, чыркылдашып җим чүплиләр.

Бу атна спорт ярышларына бай булды. 31нче гыйнвар көнне Югары Кибәхуҗада хоккей ярышы узды. Теләче командасы 9:3 хисабына җиңү яулады. 2нче февраль көнне Максабаш авылында шулай ук хоккей ярышлары узды. 3:1 хисабына Максабашлылар җиңү яулады. 3нче февраль көнне Баландыш мәктәбендә көрәш ярышларында Югары Кибәхуҗа укучылары Давлетшин М.1 урын, Гаязетдинов Р. 2 урынны яуладылар.

Гражданлык-патриотик айлык кысаларында 1-6 сыйныф укучылары арасында «Туган ил сагында» дигән темага рәсем конкурсы игълан ителде. Конкурсның максаты – илебезнең иминлеген саклаучы халкыбызның батыр улларына карата тирән ихтирам хисләре тәрбияләү, укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.

Шул уңайдан, Айдар мәдәният йортында  тематик стенд эшләнде. Әлеге стендта эклолгиянең тормышта әһәмияте турында, кешелек тарафыннан табигатькә игътибарлылык күрсәтү турында аңлатмалар, авылыбызның елгалары, күлләре һәм чишмәләре турында тулы мәгълматлар язылган. 

 Яшьләргә: "Нәрсә ул экстремизм, терроризм? Бу куркынычны ничек җиңәргә?" -  дигән төшенчәләргә аңлатмалар бирелде. Кайда гына булсаң да, һәрвакыт игътибарлы булырга кирәклеге әйтелде. “Экстремизм һәм терроризмга каршы” дигән темага презентация күрсәтелде.

Баш табибның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Төхбиева Э.А. районыбызда сәламәтлек саклау өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды. 

3 февраль көнне  Баландыш төп мәктәбендә  Миңнегали Сафин призына 2002 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр арасында  көрәш буенча район беренчелеге үткәрде. 32 кг авырлыкта Галиулин Әнәс 1 урынга лаек булды. Аны җиңүе белән котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International