Балалар кышны бик ярата. Кыш иң сихри бәйрәм, могҗизлар, төрле бәйрәмнәргә бик бай. Беренче кар төшүгә балаларның урамда сәяхәтләрен актив уздыр өчен, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында, без төрле чаралар уздырабыз.Таудан чанада, чаңгыда шуу, хоккей уйнау, төрле кызыклы уеннар уйнау, кардан төрле фигуралар ясау балаларның кәефен дә күтәрә, әлбәттә, физик яктан сәламәтлекләрен дә ныгыта. “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл”, ди бит халык мәкале дә.Балаларыбыз исән-сау,сәламәт, бәхетле булсыннар!!!
2017 ел – Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителде. Димәк , быел да су саклау зоналары елы кысаларындагы эшләр дәвам иттереләчәк. Бу уңайдан , башлангычлар атналыгын дәвам иттереп, Баландышт төп мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Чишмәләр иле син , Баландышым “ исемле чара булып үтте. Анда авылыбыз чишмәләре тарихын өйрәнгән укучылар үзләренең эзләнү – тикшеренү эшләре белән чыгыш ясадылар. Баландыш авылы төбәгебездә чишмәләргә иң бай якларның берсе булып тора икән .
4 нче февраль көнне Олы Мишә урта мәктәбе укучылары Теләче муниципаль районы Баландыш төп мәктәбендә Татарстанның атказанган механизаторы М.М.Сафин призына уздырылган татарча көрәш бәйгесендә катнаштылар. Яшь көрәшчеләребез: Галимов Г., Мухаметов А., Валиев Р., Яруллин Ф. призлы урыннар алып ,гадел ,матур көрәш үрнәкләре күрсәттеләр. Спорт белән дус булган егетләребезгә алга таба да уңышлар телибез.
Саф һавада йөрү һәм физкультура баланың сулыш юлларын чистарта, физик яктан активлаштыра, иммунитетын күтәрә, бөтен организмның кислород белән туклануы тәэмин ителә. Һәр көнне һава шартларына карап саф һавага чыгу реҗимы даими безнең балалар бакчасында үтәлеп бара.
МО и Н РТ № 909 приказы нигезендә 6 февраль көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә парламент дәресе үткәрелде. Дәрес темасы :“ Мин –гражданин , минем бурычларым һәм хокукларым” . Парламент дәресендә 1- 11 класс укучылары катнашты.
Барысы 3 районнан 8 егет һәм 7 кызлар командасы катнашты. Гомуми нәтиҗәләр буенча кызлар арасында:
3 февраль көнне Теләче муниципаль районы Иске Җөри урта мәктәбендә Балалар иҗат үзәге белем бирү педагогларының Республика “Йөрәгемне балаларга бирәм” конкурсының район туры булып узды. Әлеге конкурста 7 конкурсант катнашты. Балалар иҗат үзәгеннән:
4 нче февраль көнне, Олы Мишә урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Сахабиев К., җитәкчесе өстәмә белем бирү педагогы Сахабиева Л.З, Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән “Тамырларны онытмыйча яшик...” дип исемләнгән 5 нче республика-күләм конференциядә катнашып кайтты. Укучы “Мәдәни мирас” номинациясендә чыгыш ясап 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Ярышта Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылары да канашты һәм команды 1 нче урынны яулады. Җитәкчеләре Аскаров В.И. Укучыларны бу җиңүләре белән котлыйбыз!
6 февральдән 11 нче февральгә кадәр Баландыш төп мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы старт алды. Бүген линейкада тантаналы рәвештә атналык ачылды һәм аның планы белән таныштырылды. Бүгенге көн әдәплелек көне дип игълан ителде.Укучыларны мәктәптә әдәпле сүзләр язылган күрсәтмә – язулар каршылады . Бу көнне мәктәптә бары тик “ тылсымлы сүзләр” белән генә сөйләшергә кирәк. Мәктәп ишегеннән кергәндә, һәр укучы әдәплелеккә багышланган сорауларга җавап бирде.