ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Чараның герое-язмыш сынауларына дучар булган шәхес. Ләкин ул, яшәү белән үлем арасында булганда да, икеләнеп, югалып калмый, кешелекне таң калдырырлык хәлиткеч адымнар ясый, йөрәкләрне тетрәндерерлек батырлыклар кыла. Аның иҗаты самими, беркатлы, кайгы-борчу белмәс, тормышны яратучы кеше буларак күзаллана.


7
февраль, 2017 ел
сишәмбе

7 февраль көнне Теләче урта мәктәбендә 10 -11 сыйныф укучылары өчен Парламент дәресе үтте. Татарстан Республикасының 2030 нчы елга кадәр үсеш  юнәлешләренә багышланган дәресне Т.Р. Шакуров үткәрде. Парламент дәресендә Теләче авылы советы депутаты М.М. Фазлыев катнашты. Дәрес бик нәтиҗәле һәм кызыклы үтте.

Мәктәпкәчә яштәге балаларга физик тәрбия бирүнең максаты- аларны системалы рәвештә физик күнегүләр ясарга өйрәтү. Бу эштә балалар белән иртәнге гимнастика ясау зур урын алып тора. Иртәнге гимнастикага озак вакыт бирелмәсә дә,ул бала организмына бик яхшы тәэсир итә.   

          Безнең балалар бакчасында да көн иртәнге гимнастикадан башлана. Иртәнге комплекслы сәламәтләндерү күнегүләре балаларның кәефләрен күтәрә,шуңа күрә гимнастиканы алар зур теләк белән ясый. 

Барысы да бик теләп килделәр.  Алар рәхәтләнеп карда тәгәри-тәгәри шудылар. Мондый чараны ешрак оештырырга кирәк дигән фикер белән таралыштылар.

Китап кешене әхлакка, матурлыкка өйрәтүче кыйммәтле рухи байлык. Урта Мишә авыл китапханәсендә һәрдаим төрле эчтәлектәге буклетлар, брошюралар, гәҗитләр чыгып килә. Чираттагы китапханә гәҗитенең яңа 2017 нче елда 1 нче саны дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, кызыклы конкурслар яктыртылды.

Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәсендә китап-күргәзмә төзелде һәм эшләп килә. Галимҗан Гыйлманов күп профильле язучы буларак билгеле. “Самат батыр” исемле китабына язучының иң яхшы шигырьләре, әкиятләре, табышмаклары тупланган. 

Бу акциянең максаты: китапханә фондын саклау, китапларга сак караш тәрбияләү. Китапханәгә йөрүче балалар , китапларның таушалганнарын күрүгә, шунда ук аларга ярдәм итәргә ашыгалар. Китапханәнең фондын тулыландыру максатыннан «Подари книгу библиотеке» исемле акциядә игълан ителә. Һәм шунда ук китапханәгә китап укучыларны сөендереп китаплар китерәләр.

Әлеге конкурста Олы Мишә авыл җирлеге  яшьләре  көче белән әзерләнгән концерт  оешкан рәвештә  үтте. Яшьләрнең дә теләп, яратып җырлаулары һәм матур биюләрен тамашачы үз итте, алкышларга күмде.

Бу конкурстка яшьләребез зур тырышлык белән әзерләнделәр .Яшьләребезнең чыгышын  районнан килгән жюри яхшы яктан бәяләде.

 

4 февраль көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән Камалиева Рәфинә, Мухаметшина Гөлфинә Нижнекамск шәҺәрендә “Үз тамырларыңны бел дип исемләнгән” Vнче Республика күләмендә үткән фәнни-тикшеренү конкурсында катнашып кайттылар. Диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр (җитәкчесе Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Заһидуллина Р.Т., Газизова Р.И)


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International