Авылда китапханә булу үзе зур байлык.

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Китап кешене әхлакка, матурлыкка өйрәтүче кыйммәтле рухи байлык. Урта Мишә авыл китапханәсендә һәрдаим төрле эчтәлектәге буклетлар, брошюралар, гәҗитләр чыгып килә. Чираттагы китапханә гәҗитенең яңа 2017 нче елда 1 нче саны дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, кызыклы конкурслар яктыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International