Мәктәпкәчә яштәге балаларга физик тәрбия бирүнең максаты- аларны системалы рәвештә физик күнегүләр ясарга өйрәтү. Бу эштә балалар белән иртәнге гимнастика ясау зур урын алып тора. Иртәнге гимнастикага озак вакыт бирелмәсә дә,ул бала организмына бик яхшы тәэсир итә.
Безнең балалар бакчасында да көн иртәнге гимнастикадан башлана. Иртәнге комплекслы сәламәтләндерү күнегүләре балаларның кәефләрен күтәрә,шуңа күрә гимнастиканы алар зур теләк белән ясый.