ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Бу чарада укучылар  табигать турындагы белемнәрен ныгытып,тере һәм тере булмаган табигатьне искә төшерделәр. Балалар әңгәмәне  тыңладылар да актив катнаштылар да. Шулай ук балаларга " Гүзәл дөньяда"дигән башваткыч тәкъдим ителгән иде. Бик күңелле уен булды,табышмакларга һәм сорауларга җаваплар табылды.

7 февраль көнне Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина Олы Кибәхуҗа авылында китап бирү пунктында булды. 

Олы Мәтәскә хоккей тартмасында Югары Кибәхуҗа һәм Олы Мәтәскә мәктәпләре очрашты. 6:4 исәбе белән Олы Мәтәскә мәктәбе укучылары җиңде.

Отчетта район Башлыгы И.Ф.Зарипов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

Хуҗалыкның һәр белгече уз тармагы буенча һәм хуҗалык җитәкчесе Р.Р.Яхин эшчәнлеккә анализ ясадылар.

Район Башлыгы И.Ф.Зарипов алдыңгы механизаторларга  Каримуллин Хамит Вакифовичка – Мактау грамотасы һәм Абдуллин Яхъя Закаровичка – Рәхмәт  хаты тапшырды.

Баландыш төп мәктәбендә , укучыларның сәламәтлеген кайгырту максатыннан, озын тәнәфесләрдә һәр көнне диярлек хәрәкәтле уеннар уйнатыла. Атналыкның  планы  нигезендә, башлангыч сыйныф укучылары өчен  тәнәфестә “Кем тизрәк?”, “ Кәрия – Зәкәрия “, “Яулык алыш”, “Зәлидә” кебек  татар халык уеннары оештырылды. Балалар кызыксынып башта уенның тәртибе белән танышты, аннан соң уйнап күрсәттеләр. Халык авыз иҗаты әсәрләре  тәрбияви яктан да әһәмияткә ия.

Бүген башка белем бирү йортларындагы шикелле үк, Баландыш төп мәктәбендә дә урта сыйныф укучылары өчен парламент дәресләре үтте. Дәреснең темасы булып “ Татарстан – 2030: республиканың киләчәгендә минем өлешем” тора. Укучыларга презентация аша республикабызның киләчәге , проблемаларны чишү юллары турында эчтәлекле итеп сөйләнелде. Балаларның фикерләре тыңланды һәм нәтиҗәләр ясалды. Дәрес  файдалы һәм уңышлы булды.

Безнең Шәтке балалар бакчасында физик тәрбия махсус физкультура дәресләрендә,шулай ук уен эшчәнлегендә һәм балаларның көндәлек тормышында гамәлгә ашырыла. Балалар фикультура дәресен көтеп алалар һәм бик яраталар.

Хөрмәтле әти-әниләр!

2016 нчы елда “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү  һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында  татар теленә 60 серияле “Фиксиләр” анимацион сериалы тәрҗемә ителде.

 Бу мультипликацион фильм балалар арасында һәм шулай ук аларның ата-аналары арсында бик зур популярлык казанган. Моннан тыш “Фиксиләр” не татар телендә карау, балаларны туган телләренә өйрәтүнең иң уңайлы формасы булып тора һәм мультфильмда күп терминнар булу баланы танып белергә дә өйрәтә.

Бу мультипликацион фильмны “Интернет” челтәрендә түбәндәге сылтама аша кереп карарга була: http://mon.tatarstan.ru/rus/fiksilar-serial.htm


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International